Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:16

Татарстан башкаласында “Очрашу урыны - Казан” ярминкәсе ачылды. 18 ел рәттән үткәрелгән бу чарада гадәттә чит төбәкләрдәге татар сәүдәгәрләре очрашып, үз проблемалары турында сөйләшә, Казанга малларын алып килә иде. Быел исә ярминкәгә Русия төбәкләрендәге Татарстан сәүдә йортлары вәкилләре килмәде.

“Очрашу урыны - Казан” проекты җитәкчесе Айгөл Сәләхова сүзләренчә, башка еллардан аерылмалы буларак, быел күргәзмә гади алыш-бирешкә генә нигезләнгән.

“Башка елларда чит төбәкләрдән килгән ширкәтләр бергәләшеп үз проектларын тәкъдим итә иде. Быел алай күмәкләшеп эшләү юк. Базар сыман, һәркем үз товарын гына сата. Күргәзмәгә төбәкләрдәге Татарстан сәүдә йортлары да килмәде. Күрәсең, бу максатларга бюджетта акча юк. Узган ел белән чагыштырганда, быел төбәкләрдәге сәүдә мәсьәләләренә багышланган чаралар да уздырмыйбыз. Быелдан башлап, мондый очрашуларны ике елга бер генә оештырырга булдык”, ди Сәләхова.

Татарстанның читтәге сәүдә йортлары белән бәйләнешләр өчен җаваплы сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы исә, төбәктәге татар сәүдәгәрләренең бер урынга җыелмавының сәбәбен аңлатмады. Министрлыкның интернет сәхифәсендә, быел да “Очрашу урыны - Казан” чарасында төбәктәге сәүдәгәрләрнең очрашып, үзара тәҗрибә уртаклашуы булачак, диелгән. Монда язылганча, бу чарада хәтта эшлекле очрашулар, конференция, семинарлар, түгәрәк өстәл сөйләшүләре, төрле килешүләр имзалану да каралган. Ачылган ярминкәдә боларның берсе дә юк.

Татарстан сәүдә йортлары авырлыклар кичерә

Министрлыкның алдан биргән мәгълүматларына караганда, Русия төбәкләрендәге Татарстан сәүдә йортлары авырлыклар кичерә. 2008 ел кризисына хәтле бу йортлар арасында гомуми товар әйләнеше 8 миллиард сумга якынлашкан. 2009 елда исә бу сан 2,3 миллиардка төшкән. 44 сәүдә йортыннан 30-ы гына калган. Белгечләр аларның ябылуын кризиска гына бәйләми. Икътисади авырлыклар килгәнче үк Бурятия, Мари, Чиләбе, Түбән Новгород, Красноярски, Белорус, Романия, Польша һәм Германия, Украина, Азәрбайҗан һәм Латвиядә Татарстан сәүдә йортлары ябылган.

Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зариповның узган бер җыелышта әйткән сүзләренә караганда, 90-нчы еллар башында төзелгән Татарстан сәүдә йортлары бүген нык искергән. Хәзер эре ширкәтләрнең төбәкләрдә үз сату үзәкләре бар, ди ул.

Министрлыкның төбәкләр белән эшләү һәм Татарстан сәүдә йортларын үстерү бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Хәсәнова, бүгенге көндә бик аз сәүдә йортының уңышлы эшләвен әйтә. Моның сәбәпләрен ул, сәүдә йортларының берничә елга исәпләнгән планнары, яхшы материаль-техник базалары булмаудан күрә.

Сәүдәгәрләр күп өмет баглаган, мөһим мәсьәләләр чишелергә тиешле “Очрашу урыны – Казан” ярминкәсе базар гына булып калды. Быел бирегә Русиянең төрле төбәкләреннән 152 ширкәт килгән. Әмма алга таба үсеш планнарын билгеләү урынына алар, үз товарларын сату белән генә мәшгуль.

XS
SM
MD
LG