Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Русияне дошман илләр исемлегеннән чыгара


Төркия Русияне ил иминлегенә куркыныч яный торган илләр исемлегеннән чыгара. Төркиянең "Today's Zaman" газеты Төркия иминлеге торышы һәм максатларын билгеләгән стратегиянең яңадан каралуын яза. 5 елга бер тапкыр яңартылган "Иминлек" стратегиясендә дөньяда һәм күрше илләрдә булган үзгәрешләр карала, илнең иминлеге һәм мәнфәгатьләре барлана.

Быелгы яңартылган документларда беренче тапкыр энергия өлкәсендәге үзгәрешләргә зур игътибар бирелә. Бу нисбәттән соңгы елларда икътисад өлкәсендә булган хезмәттәшлекне күз алдында тотып, Төркия Русияне ышанычсыз илләр исемлегеннән чыгарды.

Октябрьда расланачак стратегия документлары әлегә яшертен рәвештә карала.

Русия Төркия иминлек шурасы тарафыннан дошман илләр исемлегенә кертелде. Төркия көрд террор оешмасы ПККны яклаган өчен Русияне дошман ил буларак кабул итә иде. ПКК белән булган бәрелешләрдә сугышчыларның Русия җитештергән кораллар куллануы расланган иде.

Шулай да газет язуынча, соңгы елларда Русия белән Төркия арасында сәүдә һәм энергия өлкәсендә хезмәттәшлек ныгый. Моннан кала хәзер инде "энергия юллары" иминлеген саклау өчен ике илнең күзләү идарәсе бергә хезмәттәшлек итә башлады.
XS
SM
MD
LG