Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Татарстанны кайгыртучы депутатлар бармы?


Республикада “президент” атамасы мәсьәләсенә инде рәсми җаваплар яңгыраса да, “Безнең гәҗит”нең соңгы саны бу сорауга үз җавабын бирә. “Мәскәүдә безне яклап сүз әйтерлек кешеләр калмады”, ди газетның даими авторы Сәйдулла Кутушев.


“Президент” атамасы калачак дип уйлыйм, аны үзгәртү-үзгәртмәүне республикалар үзләре хәл итә. Татарстан конституциясе үзенең яшәргә сәләтле икәнен күрсәтте, ул безнең өйләргә тынычлык алып килде. Шуңа күрә нәрсәгә әле без аңа үзгәреш кертергә тиеш?!”, дип белдерде Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев 24 августа "БИЗНЕС Online" газетына биргән әңгәмәсендә.

Бер караганда рәсми җавап әйтелде, тынычланырга вакыт кебек. Ләкин “Безнең гәҗит”нең соңгы санында даими автор Сәйдулла Кутушев бу мәсьәләгә башка яктан карый. “Татарстан янә ике ут арасында” исемле язмасында ул Башкортстанның да, Татарстанның да таяныр нокталары бетеп бара дип әйтә. Моның ни өчен шулай булуын аңлатканчы, Кутушев рус һәм чит ил матбугатына игътибар итә.

Рус журналистлары белдергәнчә, Татарстанда “президент” исемен үзгәртү тирәсендәге вакыйга елның иң зур сәяси интригаларының берсе икән. Әгәр бу мәсьәлә федераль үзәк файдасына чишелсә, Мәскәү ныгыган, сәяси куәте бар дигәнне аңлатачак. Юк икән, илдә тәртипсезлек хөкем сөргән кебек кабул ителәчәк, имеш.

Чит ил басмалары президент атамасын бетерү турындагы хәбәрне Татарстан белән Башкортстанны Мәскәү кыса, бөгә дип кабул иткән. Алар ике төбәктә дә мөселманнар күп яшәвен, нефтькә бай республикалар булуын, СССР таркалгач аларның Русиядән бәйсезлеккә омтылуларын әйтәләр. Кутушев фикеренчә, башка ил журналистлары Татарстан белән Башкортстанда президент исеме бетерелүгә инанганнар инде. Һәрхәлдә республикадагы рәсмиләр әлегә, без ничек яшәсәк шулай яшәячәкбез дип киләләр. Бу фикерне Казан дәүләт федераль университетында эшләүче яшь галим Айгөл Айтуганова да хуплады.

“Президент” исеме республикага дәрәҗә өсти, әгәр ул атаманы бетерсәләр бу безне кимсетү булачак”, ди Айтуганова. Ул бу сүзләрне “Безнең гәҗит”нең соңгы санындагы Сәйдулла Кутушев язмасын укыганнан соң әйтте.

Ни өчен бу сорауга зур игътибар бирүен Кутушев үзенчә аңлата.

“Русия Дәүләт Думасында утыручы депутатларыбыз, шулай ук башлыча эшмәкәрләр, беренче чиратта үзләренең мәнфәгатьләре күзлегеннән чыгып эш итүче кешеләрне хәтерләтә. Татар халкы өчен җан атып торучы, күңелендә татарлык булган сәясәтчеләр соңгы 15 елда тәрбияләнмәде. Беренче чиратта галимнәр, интернет белән эш итүче акыллы башларга игътибар бирелә. Ә сәясәтчеләр юк. Шуңа күрә Мәскәүдә безне яклап сүз әйтерлек кешеләр дә юк. Алар бар иде”, ди язма авторы.
Кутушев белдергәнчә, Татарстанга федераль үзәк белән аяк терәп сәяси сөйләшүләр алып барырлык шәхесләр җитми.
XS
SM
MD
LG