Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:00

Удмуртиянең күп кенә төбәкләрендә татарлар тупланып гомер итә. Республиканың төньягында, удмуртлар күбрәк урнашкан районнарында да, татар авыллары бар. Шундый авылларның берсе Балезино районына кергән Әхмәди авылы.

Әхмәди авылы 1830 елларда барлыкка килгән. Аңа Балезино районының Кистем авылында туып үскән, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән Әхмәди Рәхмәтулла улы Касимов нигез салган. Авылга да ул үзенең исемен биргән. Әхмәди авылы тарихы, аның кешеләре, бүгенге тормышы белән безне авылга нигез салучы Әхмәди Касимовның бишенче буын туганы Рәиф Касимов (фамилияләрен Касыймовка үзгәртмәвебезне үтенде) таныштырды.

“Бу урын район үзәге Балезинога – 28, Красногорски авылына – 28 чакрым. Красногорски элек Святогорски дип аталган, анда ярминкәләр оештырылган. Әхмәди бабам шул ярминкәләргә йөргән дип сөйли өлкән буын вәкилләре. Шушы җирләр буш булган, ике якка да якын булуын исәпкә алып, нәкъ шушы урынга килеп урнашкан”, ди Рәиф Касимов.

Без Рәиф әфәнде белән тау башына – Әхмәди авылының беренче урынына мендек. Бирегә килеп урнашкан борынгы бабаларыбыз бу урында озак яши алмаган. Сигез йортлы авыл, янгын чыгып, көлгә әверелгән. Сәбәбе – елга ерак, башка су чыганагы – тау астындагы чишмә генә. Шуңа да авылны елга буена күчерергә мәҗбүр булганнар. Бүген Әхмәди авылы тау астында җәелеп ята.

Әхмәди авылы үскән. Бирегә милләттәшләребез тирә-яктагы авыллардан килеп төпләнә башлаган. Төрле авыллардан килүчеләр бер урамга тупланган. Шуңа урамнарга да үзенчәлекле исем бирелгән.

“Бәрәш урамына нигез салучылар Бәрәш авылыннан килгәннәр. Анда Тютиннар яши. Әхмәди урамында – беренче килеп урнашкан гаиләләр, анда бүген дә Касимовлар гына яши. Бераз соңрак яңа Ворца урамы барлыкка килгән. Алар Удмуртиянең Юкамен, Яр төбәгеннән килеп урнашкан дип исәпләнә. Анда Дюкин фамилиясен йөртүчеләр яши”, дип аңлатты Рәиф Касимов.

Әхмәди авылы
Татарлар килеп урнашкан җирләрендә мәчет салып – гыйбадәт кылган, мәдрәсә төзеп – балаларына белем биргән. Беренче елларда авылда Әхмәди бабай гаиләсе өенә җыелып, намаз укыганнар. Шунда ук балаларга дин сабагын укыту өчен урын билгеләгәннәр. 1890 елларда дин кардәшләребез мәчет төзергә карар кылганнар. XX гасыр башында агачтан гыйбадәт бинасын салып куйганнар.

“1910 елда мәхәллә ачылган. Имам булып Татарстанның Әгерҗе төбәгендә белем алган Шәяхмәт Бикбов билгеләнгән. Ул 1908 елда ук авылга килгән. Ул елда мәдрәсәдә 35 ир бала, 48 кыз бала укыганы билгеле”, диде Касимов.

Яңа буын гамәлләре

Торгынлык елларында агачтан салынган мәчет сафтан чыга. Шуңа да авыл халкы яңа мәчет төзү турында карар кабул итә. Бу эшләрне әйдәп баручы Рәиф Касимов була. Мәчет ике ел элек, 2008 елда тантаналы рәвештә ачылды. Ул бүген авылның күркенә әверелде дисәк ялгыш булмас. Иске мәдәният йорты, китапханә бинасы янында таштан салынган яңа мәчет аерылып тора.

Берничә ел буш торган ярым җимерек агач мәчет бинасы яңадан күтәрелгәч, монда авыл картлары, яшьләр җыела башлаган. Манарадан авылны яңгыратып азан әйтелә, намазга картлар белән яшь буын вәкилләре дә килә. Имам вазыйфасын башкаручы Шәмсетдин Касимов җомга намазларына, гаетләргә кешеләрнең күпләп җыелуын әйтте.

Мәчет каршында мәдрәсә дә эшли. Анда төрле яшьтәге милләттәшләребез ислам дине нигезләрен өйрәнә. Мәдрәсәгә сабак алырга малайлар-кызлар да тартыла. Алар белән Рәиф әфәнде үзе шөгыльләнә. Балалар хәтта Ижау мәчетендә булып узган бәйгеләрдә дә катнашкан, үзен сынатмаган Айдар Тютин шундый малайларның берсе.

“Мәчет буш тормас, бирегә гыйбадәт кылырга да, дини белем тупларга да кеше даими йөрер”, дип уйлый Ринат Касимов. Ул якташлары Рәшит һәм Мәгәфур Касимовлар белән мәчет төзелешендә иң актив катнашучылардан булган.
Әхмәди авылы мәчете

Дин дәресләре аңа җиңел бирелми, әмма башланган эшне җиренә җиткерү – Әхмәди авылы кешеләренең холкында.

“Укуы авыр булса да, мәчет безне тарта. Рәиф бабачны (Кистем сөйләмендә абый дигән сүзне аңлата) ял көннәрендә көтәбез. Кыш көне кырык градус суыкта да мәчеткә килдек. Балаларның да динне белүен телибез”, диде Ринат Касимов.

Касимовлар үз тарихларын саклый

Авылга нигез салучы Әхмәди Касимов варислары, Рәиф әфәнденең әтисе Канәфи ага һәм әнисе Асия апа да монда яшиләр.

Рәиф Канәфи улы – Әхмәди Касимовның бишенче буын вәкиле. Канәфи Ясави улы, Ясави Сәгыйть улы, Сәгыйть Әхмәди улы, Әхмәди Рәхмәтулла улы – Касимовлар үзләренең гаилә тамырын – шәҗәрәсен барлыйлар.

Һәр буынның үз язмышы, үз проблемнары – беркемгә дә тормыш җиңел бирелмәгән. Канәфи ага буынына аеруча авыр булган. Аларның балачагы сугыш чорына туры килгән. Яшьтән әти-әнисез калган. Күрше апа тәрбиясендә үскән Канәфи ага.

Тормыш иптәше Асия апага да ялгызлыкны, хәерчелекне татырга туры килгән. Әнисеннән бик кечкенәдән калган. Ике ятим очрашып, гаилә корганнар. Икесе дә тырыш, эш сөючән, балаларын үстереп аякка бастырганнар, белем биргәннәр. Тормышлары да бүген зарланырлык түгел. Тик авылда эш булмавы, яшьләрнең читкә китүе борчу тудыра.

Уллары Рәиф тә, эш эзләп, читкә киткән. Әмма атна саен Әхмәди бабасы нигезе үзенә тарта аны. Ул яңа мәчетне төзүне дә башкарып чыга алды, хәзер анда укуларны да алып бара. Авылдагы башка эшләрне дә башлап йөрүчеләрдән ул.

Авылның киләчәге борчу тудыра

Элек чәчәк аткан авыл, бүген әкренләп кечерәя бара. Биредә хәзер күпчелекне өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Моның беренче күрсәткече – мәктәптәге балалар саны. “Башлангыч сыйныфта биш бала укый. Мәктәпне ябарга җыеналар”, дип кайгысын уртаклашты мәктәп мөдире Зәлия Тютина.

Әхмәдидә клуб юк инде. Мәктәп тә булмаса – авылның киләчәге бик аяныч. Ата-аналарга баласын күрше авылга башлангыч сыйныфка укытырга йөртү проблем булачак. Өлкәннәр дә әлегә кадәр бәйрәмнәрдә мәктәптә күңел ачканнар. Бу хакта Нурия апа Касимова сөйләде.

“Өлкәннәр авыл тормышына күнгән. Яшьләр өчен тормыш шартларының җайлы булуы кирәк”, ди Нурия апа. Шуңа да авылга газ кертү, су булдыру зарури. Әлегә авылда газ юк. Дөрес, кайбер өйләргә су кертелгән. Ә менә Әхмәди Рәхмәтулла улы нәселе вәкилләре әле бүген дә бабалары казыган коедан су эчә. Аны чистартып, карап торалар.
Рәиф Касимов

Әхмәди авылының тагын бер истәлекле урынын күрсәтте безгә Рәиф Касимов. Ул – тау башындагы чишмә. Рәиф әфәнде үскәндә, бу урынга өлкәннәр якын килергә кушмаган. Бу чишмәнең ничек хасил булуы турында авылда риваять тә сакланган.

“Әхмәди бабай сату иткәннән соң, Кистемгә кайтып җитәргә өлгермәгән. Соңга калган. Тау башына ял итәргә утырган. Бик эчәсе килгән. Бер кайда да су тапмаган. Шулай йокыга киткән. Иртән торгач, аяк очында чишмә булуын күреп, гаҗәпләнгән. Ул чишмәне изге чишмә дип йөртте халык”, диде Рәиф Касимов. Хәтта Рәиф әфәнде кечкенә вакытта өлкәннәрнең анда барып йөрергә кушмаганнарын да хәтерли.

Дөрес, бу чишмә белән күп еллар кулланмаганнар. Чишмә агачлар, үлән белән капланган булган. Аны күптән түгел эзләп тапканнар. Бу Әхмәди авылының изге, матур урыны булыр дигән фикердә Рәиф әфәнде.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк ди халкыбыз. Шуңа да Әхмәди Касимов нәселе вәкиле Рәиф Касимов авылны саклап калу, динебезне үстерү, үсеп килүче малай-кызлар телебезне онытмас өчен бүген даими эш алып бара. Иң сөенечлесе – ул ялгыз түгел. Күмәк эшнең нәтиҗәсе булмый калмас.

XS
SM
MD
LG