Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан: Ак йорт янында каршылык чарасы узачак


Республикадагы урыс, татар, чуваш, мари һәм башка кайбер милли җәмәгатьчелек оешмалары башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы пикетка әзерләнә.

Республиканың берләшкән оппозициясе Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка дәүләт теле буларак башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы мөрәҗәгать юллаган иде. Ул мөрәҗәгатькә һаман да булса җавап алынмаган. Шуңа күрә милли оешмалар каршылык чарасы уздырырга булды. Ул 30 август Республика йорты янында узачак.

Чараны оештыру идарәсе башы Мәҗит Хуҗин сүзләренә караганда, пикетта республикадагы иң зур милли оешма вәкилләре катнашачак. Алар кулга-кул тотынышып Ак йортны уратып алырга җыена.
XS
SM
MD
LG