Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда табигый афәтнең зыяны 585 миллион доллар дип исәпләнә


Таҗикстанда ел башыннан бирле илдә барлыкка килгән табигый афәтләрнең ил икътисадына зыяны якынча 2 ярым миллиард сомони, ягъни 585 миллион доллар булган.

Дәүләт башлыгы Имамали Рәхман Кульяб шәһәрендә вәзгыятьне урынында күзәтте. Май аенда көчле яңгырлар сәбәпле әлеге шәһәр зур зыян күргән иде. Биредә 400 яңа торак төзелеше тәмамланган.

20 аерым шәһәрне үз тәэсиренә алган афәтләрдә 2 меңнән артык өй җимерелде. Афәттә 44 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG