Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызу җәй сәбәпле Арташта бәрәңге утырталар


Быелгы бәрәңге уңышы
Быелгы бәрәңге уңышы

Быелгы гадәттән тыш коры җәй бетеп тә бара. Авыл кешеләре җитер-җитмәс уңышларын барлый башлады. Мамадыш районы Арташ авылында бәрәңгене яңадан утыртып караучылар бар.

Быелгы яшь бәрәңгеләр тамыр җибәреп, яңадан сабаккка үсә башлаган. Аны ашарга яраса да, киләсе елга утыртырга ярамый, ди авыл кешеләре. Шуңа да бәрәңгене иртәрәк алырга карар кылганнар. Арташта яшәүче Алфира ханым, кайберәүләр кыю тәҗрибәгә дә алынды, ди:

“Башка елларда бәрәңгене сентябрь урталарында гына ала идек. Ә менә быел гаҗәеп бер хәл. Авыл кешесе бәрәңгене ала да башлады инде. Халык корылыктан котылырга теләп, уңышка өметләнеп җәй буе бакчасына су сиптерде. Алай да дөрес булмаган икән: бәрәңге зур булып үскән дип әйтеп булмый. Бер төптә бик аз һәм бик кечкенә быел бәрәңге.

Шуның өстенә ул яшь бәрәңгеләр үзләре тамыр җибәреп сабакка үсә башлаган. Андый бәрәңгеләр орлыкка ярамый диләр. Хәзер үк казып алмыйча башка чара юк. Шул ук вакытта кайберәүләр сынау үткәрергә алынган. Ничек булыр икән дип, әле менә яңгыр ява башлагач, август ахыры дип тә тормый, яңадан бәрәңге утырта башладылар. Кайберәүләрдә тишелеп тә чыккан. Бәлки уңыш бирергә дә өлгерер. Яңгырлар ява башлады, бәлки ни булса да үсәр дигән өмет бар”, диде Алфира.

Авылда мал санын да киметергә туры килмәгәе дип сөйләүчеләр бар. Бик өметсезлеккә бирелмәгәнме дип, мин Фәнил абыйга мөрәҗәгать иттем:

“Бирелмибез әле! Без бит бу елны яшәп карамаган. Аның авырмы, җиңелме булганын киләсе язда гына әйтеп булыр. Аннан соң бит әле гел ачлык елларда да сыерны бетермәгәннәр. Менә мин үзем быел сыер өчен дип 25 мең сумлык печән сатып алдым. Яшерен-батырын түгел, минем әле узган елдан калган печән дә бар. Күпләрдә шулай ул.

Әлбәттә ел буе тамчысын калдырмый сөтен сатсаң да, ул хәтле акча килмәячәк инде сыердан. Сөтне бит бездән 8-9 сум белән алалар. Ләкин сыерны калдырабыз. Ул барыбер йорт терәге булып тора”, ди ул.

Ә менә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр күпме акча алып эшли дигәнгә, күп түгел, ике мең тирәсе, диде. Мондый шартларда авыл кешесе үз хуҗалыгын мөмкин кадәр ныгытырга тырыша.

Шулай да быелгы кышка арташлар өмет һәм әзерлек белән керергә җыеналар. Җирле үзидарә Киров өлкәсенә барып печән хәстәрен күргән, аны хуҗалыкларга сатып биргән, ә инде салам белән орлыкны бушка таратканнар. Быелга ничек тә көч җитәр, киләсе елга гына бу корылыкны күрсәтмәсен ди, авыл халкы.
XS
SM
MD
LG