Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җитәкчеләр дә авыз ачты


Казанның Мәскәү районындагы төрле оешмаларның җитәкчеләре Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетенә ифтар ашына җыелды. Менә 7 ел инде түрә-кара ураза вакытында, Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәрендә монда җыела.


Бүген


Левченко бистәсе турында сорый башласаң, казаннарның күбесе, әллә кайда ук бит ул, дип җавап бирер. Әллә кайда ук та түгел, Восстания урамыннан уңга кереп киткәч 5-7 минутлык юл икән аңа. Үзе Казанның бер өлеше, ә үзе табигать кочагына урнашкан кечкенә генә бистә кебек. Халык таләбе белән әнә 98нче автобус та Казан үзәгеннән үк әлеге бистәгә кадәр бара.

Татарстан башкаласының Мәскәү районы үзенең мәчетләре белән әллә ни күкрәк кага алмый. Иң зуры “Сөләйман” мәчете Левченкода урнашкан. Кол-Шәриф, Мәрҗәни, Әҗем, Болгар мәчетләре белән чагыштырганда Левченконыкы бер авыл гыйбадәтханәсе кебегрәк күренер. Шулай да башкалар белән чагыштырганда бик үзгә ул.

Монда Русиядә бердән-бер күрмәүчеләр өчен дин мәктәбе эшләп килә. Шулай ук хөкем карары чыгарылган балалар укый торган мәктәп укучылары да үз иткән бу мәчетне. Бөтен Татарстанга бердән-бер булган ябык мәктәп нәкъ Левченко бистәсенә урнашкан.

“Ифтарларны көн дә оештырабыз. 100-150 кеше җыела. Бездә укый торган күрмәүче шәкертләр, махсус мәктәптән 17 бала һәм тирә-яктан халык җыела”, дип белдерде мәчетнең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.

25 август кичендә үткән ифтар башка көннәр белән чагыштырганда үзгә иде. Күпчелеге Казанның Мәскәү районында төрле оешмаларда эшләүче җитәкчеләр монда килде. Мәктәп директорлары, зур сәнәгать ширкәтләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, шәхси эшмәкәрләр, спорт такымнары башлыклары һәм башкалар да бар иде.

Ураза вакытында, Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәрендә Левченко мәчетенә җыелу матур гадәткә кергән инде. Беренче кат очрашуларына да 7 ел булган.

“Монда җыелган кешеләр бер көндә генә түгел, ел дәвамында ярдәм итәләр. Монда түрәләр җыелган икән, алардан тизрәк нәрсәдә булса сорап калу безнең максат түгел”, ди Илдар хәзрәт. Шулай да ул әлеге җыеннарның берсеннән соң берәүнең принтер алып бирүен, башкаларның да төрлечә ярдәм итүләрен әйтеп китте.
Арттагы рәттә уртада Фәрит Мифтахов

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шурасы рәисе, “Болгар Синтез” ширкәте башлыгы Фәрит Мифтахов сүзләренчә, исламга һәркемнең үз юлы. Ураза тотучыларны, намаз укучыларны күреп, алга таба бу юлга килүчеләр аз булмаячак.

“Ирек Даутов ел саен безне чакыра. Бергә эшләгән дусларын мәчеткә шулай тартып, аларга күрсәтеп мөселманнарны арттыру мәсьәләсендә дә ниндидер бер эше дип бәяләргә була. Шул ук вакытта Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен бәйрәм ясавы ул бик зур һәм кирәкле эш”, ди Мифтахов.

Ифтар ашында дин юлына ныклап басканнар гына түгел, әлегә күңеле генә тартылганнар да, татарлар гына түгел башка милләт вәкилләре дә бар иде.

“Ни генә булмасын, без барыбыз да изге эштә. Мин үзем христиан. Праваслаулар һәм мөселманнар - барчабыз да бер Алла астындабыз. Мондый чара үткәрү, беренчедән, барлык җитәкчеләрне дә берләштерә. Икенчедән, без мохтаҗларга булышабыз”, дип белдерде “Удача” ширкәте башлыгы Александр Татаринцев.

“Химград” ширкәте башлыгы урынбасары Дамир Моратов сүзләренчә, мондый очрашулар күңелгә тынычлык бирүче бер чара. Аның өстенә мондый чараларга килгәндә түрәлек читтә калып тора, дип тә өстәде.

Башта вәгазь тыңладылар
“Элек җитәкчеләр мондый мәҗлесләргә җыелмый иде бит. Сәяси нигездәге бәйрәмнәр генә иде. Догалар укыган мәҗлесләр булмады элек. Чынлыкта, күңелдә беребез дә диннән әллә ни ерак китмәдек. Хәер, менә шундый дөньяга кайттык, Аллага шөкер!” диде Моратов.

Алай да, гомере буе җитәкчелектә эшләгән, Советлар заманнарында бөтен кызыл бәйрәмнәрне үткәргән һәм хәзер дә рәсми чараларга чакырылган кеше өчен бөтенләй капма-каршылыктагы бәйрәмнәр ничегрәк соң?

“Дин халыкны агарту, тәрбияләү эшен алып барса, күп партияләрнең максаты – властька менү. Ә диндә андый бурыч юк”, ди Моратов.

Киләчәк

Дамир Моратов, бу чарага һәркем түрәлеген өйдә калдырып килде, дип әйтте. Чыннан да шулай иде ул. Ябык мәктәп укучылары да мәчет ишегалдына килеп кергәч зур урыннарда эшләүчеләр белән, әллә кайчангы танышлары кебек, кул биреп күреште.

Мәгъсүм яшүсмер. Ул тагын өч ел ябык мәктәптә белем алырга тиеш. Урлашкан өчен хөкем иткәннәр аны. Балигъ булмаганга нәкъ шушы мәктәпкә эләккән. Хәзер җинаять кылуның нәрсә икәнен аңладым инде, дөньяда матур итеп тә яшәп була икән, ди ул. Әлеге мәктәптән 17 бала ифтар ашларына да, Тәравих намазларына да монда, мәчеткә килә.

Аш табынын әзерләшкәндә дә алар бик булышты. Токмачлы аш һәм пылау пешкән зур-зур савытларны мәчет эченнән чатырга ташыдылар. Эскәмияләр дә тезештеләр.

Башка көннәр белән чагыштырганда табын да мулрак иде. Ифтар ашы тәмам булгач, Левченко бистәсенең мәчет тирәсендә яшәүче малай-шалае да җыелып кереп, зур бер табын булып утырып сыйланды.
Урамнан кергән малайлар да сыйланды

Ябык мәктәп укытучысы Рима Агишева, үзләренең мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында җинаять кылучылар кимүгә таба бара, дип белдерде.

Илдар хәзрәт Баязитов 2-3 ел эчендә яңа мәчет төзелеп бетәр дигән куанычлар белән яши. “Серов урамы белән Коләхмәтов урамы кисешкән җирдә ике гектарга якын урын бирделәр. Анда зур гына мәчет һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге дә булачак”, ди Баязитов. Бүген субайлар сугалар икән.

Тарих
Ирек Даутов (с) Юрий Нехорошков


Моннан нәкъ 7 ел элек Илдар хәзрәт Баязитов Мәскәү районы хакимиятенә килеп кереп, Левченкодагы мәчет тарала бит инде, нишләп карыйк соң, дип ярдәм сорый. Ул вакытта хакимият башлыгы булып эшләгән Гүзәлия Минкина һәм аның урынбасары Ирек Даутов райондагы бөтен җитәкчеләрне мәчеткә дини бәйрәмгә җыярга карар кылалар.
XS
SM
MD
LG