Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:14

Җир астында калган кешеләрне коткару берничә айга сузыла ала


Чилида шахта эчендә калган 33 эшчене коткару эшенең берничә ай дәвам итә алачагы турында белдерелде. Сәламәтлек министры 700 метр тирәнлектә 5 августтан бирле ябылып калган эшчеләрнең бу хәбәрне тыныч кабул итүен белдерде. Шахта шартлаганнан 17 көн узганнан соң исән калулары өйрәнелгән 33 кеше белән элемтә тар гына бер тишек аша гына дәвам итә.

Эшчеләрнең психологик сәламәтлеге турында кайгырган рәсмиләр, башта коткару эшенең озакка сузылачагы турында белдерергә ашыкмады. Аларның бу хәбәрдән соң депрессиягә бирелүе ихтималы рәсмиләрне борчый иде. Җир астында калган эшчеләрнең җитәкчесе ил президенты Себестиан Пинерага мөрәҗәгать итеп үзләрен тиз арада чыгаруларын үтенгән иде. Белгечләр 4 ай вакыт эчендә аларның кәефен югары саклау өчен чаралар күрә.

XS
SM
MD
LG