Accessibility links

Вестервелле: "Косово бәйсезлеге инде чынбарлык, Сербия моны аңларга тиеш"


Балкан сәфәре кысаларында Сербиягә килгән Германия тышкы эшләр министры Гуидо Вестервелле, Белград хакимиятен Косово белән килешеп эшләргә чакырды.

2008 елда берьяклы буларак Косовоның үз бәйсезлеген игълан итүенә каршы Сербиянең БМОда каршы чаралар күрүенә тәнкыйть белдергән Вестервелле: "Косово бәйсезлеге инде чынбарлык, Сербия моны күрергә тиеш, моны Һааг мәхкәмәсе дә раслады", диде.

Узган ай халыкара Һааг юстиция мәхкәмәсе, "2008 елда Косовоның берьяклы буларак үз бәйсезлеген игълан итүе - халыкара кануннарга каршы килми" дигән карар чыгарган иде.

Вестервелле, Европага әгъза булырга теләгән илләр Европа белән тигез сәясәттә булырга тиеш, диде. Белград университетында студентлар алдында чыгыш ясаган Вестервелле: "Бер көн җитәр, Косова белән Сербия рәсмиләре Европага әгъзалык мәсьәләсендә киңәшләшү өчен бер өстәлгә утырачак, бу хыял түгел", диде.

Германия тышкы эшләр министры кичә Хорватияне зиярәт иткән иде. Бүген Сербиядән Босниягә барган Вестервелле, Балкан сәфәрен иртәгә Косовода тәмамлаячак.
XS
SM
MD
LG