Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аргамак"лар юлы изгелектә


Ифтар мәҗлесе
Ифтар мәҗлесе

Мәскәү яшьләренең «Аргамак» клубы узган елгы кебек, быел да Мәскәүдә ифтар ашлары уздыра. Шушы көннәрдә Мәскәүнең үзәгендәге «Шәрмән-шәех» дип аталган ресторанда азан да әйтелде, намаз укылды, алтмыштан артык кеше ифтар ашады, ягъни авыз ачты.

Шул ук көнне Мәскәүнең икенче бер урынында 70тән артык хатын-кыз өчен дә “аргамак”лар авыз ачтыру оештырган булганнар. Ифтар ашы дигәч тә, килделәр дә, ашадылар да, кайтып киттеләр генә түгел. Оештыручылар бар ягын да уйлаганнар. Беренчедән килгән кунакларга татар һәм рус телләрендә дини китаплар һәм язмалар тәкъдим ителде. Ул китапларның авторы «Тәүбә» мәчете имамы Шамил хәзрәт Аляутдинов килгән кешеләргә вәгазь укыды. Рамазанның әһәмияте турында сөйләде.

“Кайбер мөселманнар тоткан уразалар, укылган догалар, эшләгән изге гамәлләр ничек кабул була икән дип, баш ваталар. Әгәр дә ураза аеннан соң, я булмаса хаҗга барып килгәннән соң сезнең тормышыгызда нинди булса үзгәрешләр була икән, сез дин юлыннан тайпылмый барасыз икән, сез бу хәлне догаларыгыз кабул булганга юрый аласыз”, диде Шамил Аляутдинов. Авыз ачуда шулай ук җәмиг мәчете имамы Ислам хәзрәт тә катнашты. Ул Коръәни Кәримнән сүрәләр укыды.

Очрашу програмы бик кызыклы иде. Әле ифтар ашына кадәр имамнар чыгышыннан соң Рэдик Ефремов башкаруында татар халык җырлары яңгырады. Инде авыз ачып догалар укылганнан соң, “Аргамак”лар узган ел Корбан бәйрәме вакытында төшереп алынган яңалык тасмасын күрсәттеләр. Оешма җитәкчеләренең берсе Азат Гәлләмшин "Аргамак" клубы хакында сөйләде, оешманың гомум програмы белән таныштырды.

“Аргамак”ның алып барган эшләре, татар студентлары хакында Ленар Рахманов белән әңгәмә кордык:

"Без бүген бирегә яшьләре 40тан арткан кешеләрне чакырдык. Күбесе безнең оешмага кергәннәрнең әти-әниләре. Мәскәүдә хәләл ризыклы рестораннар бик аз. Без менә шушы гарәп ресторанын сайладык. Оешма безнең Мәскәү студент яшьләре белән дә тыгыз элемтәдә. Без аларга да ярдәм итәргә тырышабыз. Корбан бәйрәмнәрендә олы яшьтәгеләргә ярдәм итәбез, мөмкинлек булганда изге эшләр эшләргә ашыгабыз. Ә инде яхшылыкның теле барыбызга да аңлашыла.

Хәер, бездә барысы да татарлар, аралашуыбыз да татар телендә бара. Бүген тагын бер ресторанда бары тик хатын-кызлар өчен генә ифтар ашы уза. Анда да 70ләп кеше чакырылган”.

“Аргамак” клубы студент оешмалары нигезендә корылган. “Аргамак» белән ул оешмалар арасында мөнәсәбәт ничек?

Тыгыз мөнәсәбәттә торабыз. Шәкертләр -- һәрвакыт мохтаҗ халык. Без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Ифтар ашларына да чакырабыз аларны.

Быел Мәскәү югары уку йортларына күпме татар баласы керә алган, белдегезме?

Безгә билгеле булганы гына утызга якын. Алар инде Мәскәүнең иң яхшы уку йортларына керүчеләр. Монда МДУ да, Плеханов исемендәге икътисад академиясе, Халыклар дуслыгы университеты бар. Ул институтларда укучылар белән аралашу безгә җиңелрәк.

Мәскәүгә укырга кайлардан киләләр?

Татар яшәгән бар төбәктән дә студентлар күп. Татар булмаган җир юк бит ул. Татарстан, Башкортстан, Себер, Әстерхан, Түбән Новгород. Әлмәтләр инде Газ һәм нефть институтына тулып килә. Галәм белән аралашу булса, татарларның инде галәмдә дә булуы ачыкланыр иде дип уйлыйм, алар да Мәскәүне читләтеп узмас иде.

Рамазан аенда барысын да җыярга тырышабыз. Бу айны дуслар белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен дә кулланырга кирәк. Ифтар ашларыбыз шул ниятне тормышка ашыруга ярдәм итә дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG