Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:54

“Кораллар патшасы” русияле Виктор Бут әлегә Таиландта кала. Кушма Штатлар аны канунсыз корал сатуда гаепләп үзләренә җибәрүне сорый, Русия исә Бут ватанына кайтарылырга тиеш дип саный һәм моның өчен шактый тырышлык куя. Белгечләр Бут Русиянең “корын эшләрен” ачып салырга мөмкин дип бара.

Русияле Виктор Бутның исеме беренче тапкыр әле моннан 10 ел БМО хисабында яңгырады. “Кораллар бароны” дип йөртелгән әлеге кеше канунсыз корал сатуда шикләнелде. Хисапта исә әлеге төркемнең Көньяк Африкада, Ангола, Һонго, Либерия һәм башка сугышчыларны канунсыз корал белән тәэмин итүе ассызыкланды.

Шунысы игътибарга лаек әлеге төркемнең җитәкчесе булып Русиядәге элекке очучы Виктор Бут исеме аталды. Хисапта билгеләнгәнчә, корал белән бәйле эшләрен дөнья күләмендә алып бару өчен аның җиде паспорты һәм фамилиясе булган. Шулай ук аның ширкәтләре дөнья буйлап сибелгәне әйтелә.

Сугышчылар исә анарга корал хисабына кыйммәтле ташлар белән түләгәннәр. Аның кесәсенә кергән акчалар миллионнарча доллар исәпләнә. Бер УНИТА ангола сугышчылар төркеме генә елына 150 миллион долларлык алмазлар саткан дип әйтелә.

“Үлем сатучы” Бут


Беренче чиратта Бут үзенең йөк очкычларын булдырган. Заманында Африкада аның иң күп очкычлары булуы мәгълүм. Аларның саны 60тан арткан. Һәм барысы да советлар берлегендә җитештерелгәннәр.

Виктор Бут турында “Үлем сатучы” дип исемләнгән китап язучы Дуглас Фараһ белдерүенчә, ул беренче өч “Антонов” очкычын 120 мең долларга 1991 елны сатып алган. Шуннан соң аның очкыч һәм бораклары зур тизлек белән арткан.

БМОның хисабында күрсәтелгәнчә, Бут ширкәтенең очкычлары ташламалы тикшерү тәртибе булган илләрнеке дип язылган. Ә бу исә үз чиратында корал ташуда проблемнар тудырмауга ярдәм иткән.

Коралны исә ул Украина, Молдова һәм Болгарстаннан алган.

Виктор Бут үзе исә БМО хисабы чыкканнан соң барлык андагы гаепләүләрне кире какты. Бу хәлне ул аның ширкәтен кысрыклап чыгарып, Көньяк Африка базарына үтеп керергә теләгән көндәшләр эше дип аңлатты. Ә үз ширкәте бары Русия техникасы белән шөгыльләнүен, Африкада хезмәт итүен һәм беркайчан да корал белән эшләгәне булмавын әйтте.

Ләкин мәсьәлә тынмады. 2006 елны Кушма Штатлар Конго демократик республикасында дәвам иткән кораллы низагларга җаваплы дип санаган берничә сәясәтче һәм эшмәкәрләрнең хисапларын туңдыру карарын кабул итте. Алар арасында Виктор Бут исеме дә бар иде.

Русия Бутны ник кайгырта?


Бутны исә Кушма Штатлар мөрәҗәгате нигезендә 2008 елның мартында Бангкокта кулга алдылар. Ул канунсыз корал сатуда һәм Колумбия инкыйлаб хәрби көчләре төркеменә корал җибәрергә җыенуда шикләнелде. Ләкин 2009 елның августында эшмәкәр гаепле түгел дигән карар чыгарылды һәм Таиланд аны АКШка бирүдән баш тартты. Әлеге карарны исә Кушма Штатлар кире шикаять итте һәм бу эшне җиңеп чыкты.

Шулай итеп, 25 августта Таиланд Виктор Бутны Америкага бирәчәк дигән хәбәрләр таралды. Әлеге хәбәр Русиянең ачуын чыгарды. Алар АКШ Таиланд хөкүмәтенә басым ясаган дип гаепләүләргә ашыкты. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия ватандашы буларак Мәскәү Бутны үз иленә кайтару өчен бар тырышлыгын да куячагын белдерде.

Шулай ук ул Русия ватандашы буларак аңа һәрдаим теләктәшлек белдереп килүләрен, аның адвокатлары һәм гаиләсе белән элемтәдә торуын әйтте.

Күпләр гади Русия ватандашы булганы өчен генә Мәскәү җитәкчелегенең Бутны шул кадәр кайгыртуына әлбәттә шикләнеп карый.

The Washington Post язуынча, югары Русия түрәләре ярдәме һәм яклавы булмаса корал белән сәүдә итүче, Русиянең рәсми яктан яраксыз дип танылган йөк очкычларыннан һава флоты булдырган һәм ун елдан артык транспорт кыйтгасы челтәрендә хәрәкәт иткән әлеге кеше исән калмас, ә бигрәк тә чәчәк ата алмас иде.

Кайбер белгечләр исә Бутның Русия күзләү хезмәтенә мөнәсәбәте бар һәм Мәскәү шуңа аның язмышы өчен бик борчыла дип саный.

Дуглас Фараһ исә Бут шактый мәгълүматка ия дигән фикердә.

“Минемчә, барысын да борчыганы ул атом коралы. Һәм АКШны Русиянең атом бомбасы һәм күпләп үтерү коралына ия булуы кызыксындырырга мөмкин. Шулай ук ул Көнчыгыш Африка аша Сомали һәм Йәмән корал ташу структурасы турында мәгълүматлы. Ә Кушма Штатлар моны аз белә”, ди ул.

Дуглас сүзләренчә, Русиянең Бутны ватанына кайтару турында Таиланд белән сөйләшүләр уздыруы үзе үк эшмәкәрнең Мәскәүдә югары элемтәләре булуын күрсәтә. Русия аны салым түләмәгән өчен үзебез җавапка тартабыз дип ышандыра.

Шулай ук кинәт кенә Русия Таиландка отышлы газ һәм нефть килешүләрен тәкъдим итте. Гәрчә моны Мәскәү үзе Бут белән бәйле түгел дип ассызыкласа да.

Әлегә Виктор Бут исә Таиландта кала. Кушма Штатлар аңа акча үзләштерүдә яңа гаеп белдерде. Һәм хәзер Бангкок мәхкәмәсе әлеге документларны тикшермичә Бутны Кушма Штатларга җибәрә алмаячагын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG