Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хикмәте: Русиягә кермәде дә, чыкмады да


Ачлык тоту акциясе, Казан, Ирек мәйданы, май 1991
Ачлык тоту акциясе, Казан, Ирек мәйданы, май 1991

Татарстанның суверенлык декларациясенә кул куелып 20 ел узгач та, республиканың Русиядә булу-булмавы турында төрле фикерләр яңгырый. Татарстан җитәкчеләре беркайчан да бәйсезлек сүзен кулланмады, Шәймиев моны горурланып әйтә, әмма икенче яктан, ул Татарстанны “Русиядә” дип тә әйтмәде, һаман “Русия белән” дип килде.

Чынбарлыкта Татарстан бүгенге көндә Русиянең сәяси һәм хакимият буыннарына нык итеп беркетелеп куйган, икътисад турында инде әйтеп тә торасы юк. Моны хәзер иң радикал милләтче дә танырга мәҗбүр.

Ә менә тарихи-хокукый яктан караганда, Татарстанның формал статусы турында галимнәр арасында әле һаман да фәнни бәхәсләр бара. Хокук фәннәре докторы, профессор Борис Железнов Татарстанның инде хәзер бәйсез булырга хокукы юк дип санаса, академик Индус Таһиров, татарлар Русиягә кушылу турында бер генә дә рәсми кәгазь имзаламады, дип килә.

Борис Железнов та, Индус Таһиров та киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш шәхесләр. Алар икесе дә Татарстанның дәүләт суверенлыгы декларациясен әзерләүдә, 1991-1994 елларда Казан-Мәскәү арасында барган сөйләшүләрдә катнаша. Дөрес, Железнов та, Таһиров та хәзер инде сәясәттән ераклашты, күбрәк фән белән шөгыльләнәләр – икесе дә Казан университетында эшлиләр.

Татарстан декларациядә генә Русия субъекты түгел

30 августта кабул ителгән декларациядә Татарстанның РСФСРга да, СССРга да керүе күрсәтелми. Декларация кабул итүдә катнашучылар яхшы хәтерли: төп бәхәс Татарстанның Русиягә керү яки кермәве һәм татар теле статусы тирәсендә бара. Урыс депутатлары Татарстанның Русиядән аерылуын теләми, һәм дәүләт теле статусын татарга гына түгел, урысчага да бирүне таләп итә.

Борис Железнов
Шулай да Югары Совет депутатлары бу каршылыкны үзләренчә хәл итә ала. Хокук фәннәре докторы, профессор Борис Железнов сессиядә хокук белгече буларак ясаган чыгышында Татарстанның РСФСРга да, СССРга кермәвен, ягъни субъектлыгын күрсәтмәүне тәкъдим итә. Моның белән Югары Советның ул чактагы рәисе Миңтимер Шәймиев тә килешә һәм компромис буларак Татарстан субъектлыгын күрсәтмәскә, аның каравы урыс депутатларын тынычландыру йөзеннән ике телне дә дәүләт теле итү турында чыгыш ясый.

Нәтиҗәдә 30 августта кабул ителгән формула барлыкка килә - Татарстан нинди дәүләткә керүен белдерми, әмма иң мөһиме бу мәсьәләне фәкать Татарстан үзе генә хәл итә ала дигән принципны кертә.

Тик республиканың субъектлыгын күрсәтмәү СССР-дан чыгуны аңлатмый иде дип искә ала Борис Железнов:

“1990 елның апрелендә Михаил Горбачев тәкъдиме белән СССРның Югары Советы автоном республикаларның да СССР субъекты булуын, шул ук вакытта аларның РСФСР, Грузия һәм Үзбәкстанда да калуы турында канун кабул итте (башка республикаларда автоном республикалар булмый). Ягъни республикалар берүк вакытта ике федерациянең субъекты булып калды.

Әмма бу совет конституциясенә дә каршы килә иде. Шуңа күрә мин: “Әгәр безнең союздаш республика буласыбыз килә икән, Татарстан РСФСР эчендә кала алмый”, дип әйттем. Ул вакытта әле без СССР-ның 16-нчы союздаш республикасы булу турында өметләндек, Советлар берлеге таркалмас дип уйладык. Шуңа Татарстан өчен башка юл юк иде.

Башка автономияләр моңа игътибар итмәде, аларның зур амбицияләре юк иде, шуңа алар суверенлыкларын игълан итте дә, элек ничек яшәгән, шулай яшәвен дәвам итте. Әмма аларның хокуклары икенче сортлы булды, автономияләр чын суверенлык ала алмады.

Ә Татарстан башка юлга басты. Әгәр без союздаш республика булырга уйлаганбыз икән, ул вакытта Русия составында кала, декларациядә Татарстанны аның субъекты дип күрсәтә алмый идек. Әмма мин Русиядән чыгу турында махсус карар тәкъдим итмәдем. Татарстан союз субъектына әйләнә икән, бу үзеннән-үзе Русия субъектлыгыннан чыгуны аңлата дигән фикердә идем мин”, диде Азатлык радиосына хокук белгече Борис Железнов.

Татарстан барыбер Русиядә калды

Суверенлык декларациясендә Татарстанның Русия эчендә булуы күрсәтелмәсә дә, ахыргы чиктә республика барыбер Русия составында калды. Бу әлбәттә хәзер дә бәхәсләр уята. Борис Железнов фикеренчә, Татарстанның Русиядә калуына СССРның таркалуы сәбәпче була.

Шуңа Татарстанга Русия белән икеяклы килешү төзү юлы гына кала. Борис Железнов, Казан-Мәскәү арасында шартнамәгә төзелмәсә, Татарстанда Чечня вакыйгалары кабатланмас идеме дигән сорауга:

“Алай дип уйламыйм, без толерант халык. Дөрес, Фәүзия Бәйрәмованың “Иттифак” партиясе, Марат Мөлеков җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге Русия белән араларны өзү, аны күрше дәүләт дип атарга чакырды. Әмма Югары Совет моңа бармады, аларның фикерләре кире кагылды. Кайнар башлар бар иде. Урыс түрәләренә татар телен өйрәнү өчен бер ай вакыт бирик, өйрәнмәсәләр, эштән куарга кирәк дигән сүзләр Югары Советта да әйтелде. Әмма Миңтимер Шәймиев елмаеп, кызуланмаска чакырды. Хокукый яктан татар һәм урыс телләре тигез булырга тиеш дип әйтте”, дип җавап бирде.

1994 елның 15 февралендә ике арада вәкаләтләрне бүлешү турында дәүләтара килешүгә кул куела. Моны Железнов Мәскәүнең Казанга юл куюы дип бәяли. Академик, 1992-2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессын җитәкләгән Индус Таһиров исә Татарстанның шартнамәгә Мәскәү оештырган икътисади басым астында кул куюын хәтерли. Әмма 2003 елда федерал үзәк һәм республиклар арасында төзелгән килешүләрнең юкка чыгарылуы турында канун кабул итте.

Шартнамәгә артык ышанган Татарстан аннан да коры калып, 2007 елда яңа килешү төзелде. Әмма ул килешү беренчесе кебек дәүләтара түгел иде инде. Анда ачыктан-ачык Татарстанның Русия төбәге икәне күрсәтелгән. Беренчесендә исә Татарстанның Русия белән конфедерация дәрәҗәсендә берләшүе рәсмиләштерелгән иде.

Тигез дәрәҗәдә булмаган ике дәүләт килешүе төзелә, кечкенә дәүләт формал рәвештә суверенлыгын һәм бәйсезлеген саклап калып, кайбер вәкаләтләрен зуррак дәүләткә тапшыра. Нигездә бу колония һәм бәйсез дәүләт арасында торган протекторат формасы. Чынлыкта Татарстан да үзе кабул иткән канун-кәгазьләрдә бәйсез булып, тормышта Русия бәйле булып калды.

Железнов: «Татарстанның әлегә бәйсез булырга хокукы юк”

Татар җәмәгатьчелеге өчен бәйсезлек мәсьәләсе һәрчак бәхәсле булса да, хәл ителеп бетмәгән, эшләнәсе эш булып калды. 2008 елда Милли мәҗлес оешмасы БМО-га Татарстанга да бәйсезлек сорап мөрәҗәгать юллап караган иде, моңа игътибар итүче генә булмады. Хокук белгече Борис Железнов исә Татарстанның бәйсезлеккә хокукый җирлеге инде юк дип белдерә.

“Татарстан конституциясе дә, хәтта декларация үзе дә кануный яктан республикага Русиядән аерылу мөмкинлеген бирми. Эш шунда: 2007 елда Татарстан Русия белән яңа килешүгә кул куйды. Ә анда Татарстан Русия субъекты диелгән. Моннан качып булмый. Аннары - Татарстан Русия конституциясеннән үзенең аның субъекты булуы турындагы маддәне алып ташлау мәсьәләсен күтәргәне юк”, ди Борис Железнов.

Әмма икенче яктан Татарстан 1992 елда Русиянең федератив килешүенә кул куймады. Әле шунысын да истә тотарга кирәк - Югары Совет 1991 елның 18 октябрендә Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында махсус акт кабул итә, шул ел азагында Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге төзелгәч, Казан үзенең анда аерым әгъза буларак катнашу хокукы хакында белдерә.

Казан белән Мәскәү арасындагы килешү 2017 елда гамәлдән чыга. Димәк, Железнов дәлилен кабул иткән очракта да, шуннан соң Татарстанның Русия субъекты булуы да туктала дигән сүз.

Таһиров: “Татарстан Русиягә кермәде“

Борис Железнов Татарстан шартнамәгә кул куеп, формал төстә Русия составына керде дип санаса да, академик Индус Таһиров башка фикердә. Татарстан Русиягә кермәде, Шартнамә - ул үзара вәкаләтләрне бүлешү кәгазе генә, ди озак еллар Татар конгрессын җитәкләгән Таһиров:

“Безнең Русиягә кергәнебез юк. Казан ханлыгын Мәскәү яулап алды, без ирекле рәвештә Русиягә кермәдек. Ә менә башкортлар Мәскәү дәүләтенә үзләре теләп кушылды.

Татарстан суверенитет кабул иткәч, Миңтимер Шәймиев Идиятуллин белән мине Уфага җибәрде. Башкортлар да декларацияләрен Татарстан формуласы белән (субъектлыкны күрсәтми генә) кабул итмәсме дип өметләнгән иде ул. Башкортлар башта моңа ризалашса да, ахыргы чиктә булдыра алмадылар, суверенитетларын Русия эчендә дип кабул иттеләр. Шуннан соң Шәймиев фикердәшләрсез калдык дип, бик уфтанды.
Индус Таһиров


Мин аңа шул вакытта “Миңтимер әфәнде, алар бит бернәрсә дә югалтмады, чөнки заманында үзләренең Русиягә ирекле рәвештә керүләрен әйткәннәр иде. Моны декларацияләрендә кабатладылар гына”, дидем.

Мәскәүдәге сөйләшүләрдә Татарстан карашы шундый иде - без (Татарстан) Русиядән чыкмыйбыз, ләкин анда кермибез дә. Чөнки без фактик рәвештә Русиядә, аннан чыкмыйбыз, әмма керәбез дигән документка да кул куймыбыз”, дип аңлата үзенең хокукый карашын академик Таһиров.

“Әгәр 1990 елгы Декларция Татарстанны Русия составында дип әйтеп кабул ителсә, ул татарларның Русиягә керүен таныган беренче документ булыр иде”, ди Татар конгрессының беренче рәисе.

Сөт калса, Ватан кайта

Татарстан суверенлыгын тулы рәвештә игълан итсә дә, Русия аны беркайчан да танымады. Индус Таһиров моңа уфтанмый, бу бары тик вакыт мәсьәләсе дип саный.

“Бу мөмкин хәл. Аның өчен татар милләтенең исән-имин калуы кирәк. Татарның сөте исән булса, аның Ватаны кайтачак. Шуңа да мин моңа ышанам. Без моның көнен билгели алмыйбыз. Ләкин эшнең шуңа таба баруы көн кебек ачык, Татарстан мөстәкыйль булачак”, ди Индус Таһиров.
XS
SM
MD
LG