Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ничек бәйрәм итәчәк?


2009 елда узган Республика көне
2009 елда узган Республика көне

30 августта Казанның барлык ял итү урыннары, мәйданнары бәйрәмчә бизәлеп, анда кызыклы күңел ачу чаралары узачак. Бәйрәм тамашалары Казан урамнарына чыгучыларның милләтен, яшен, социаль хәлен исәпкә алып әзерләнгән.

Августның соңгы дүшәмбесенә Татарстанда зур бәйрәм - Республика көне үткәрелә. 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларациясе кабул ителгән. Дөрес, соңгы елларда бу бәйрәмнең исеме шактый үзгәреш кичерде, аны ешрак шәһәр көне һәм Республика көне дип атыйлар.

Быелгы Республика көнендә Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр Татарстан президенты вазыйфасында катнаша. Ул 27 августта Мәскәүдә Русия төбәкләрендә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча эшче төркем җитәкчесе буларак федераль дәрәҗәдәге киңәшмә алып барды.

Шул ук көнне ул Мәскәүдә 90 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаша. “Мәскәү-Татарстан: уртак гаилә” дип аталган кичә кысасында Мәскәү һәм Татарстанның зыялылары, галимнәре, сәнгать әһелләре очрашуы, танылган артистлар чыгыш ясый.

Республика бәйрәменә Казан ныклап әзерләнә. Ферма шоссесында яңа стадион, Универсиада авылына автомобиль юлы, Алтай урамында йөзү бассейны булган спорт комплексы кебек зур объектлар ачылачак.

30 августта шәһәр Ратушасында Казанның шәрәфле ватандашы исемен тапшыру йоласы булачак. Шул ук көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшыру, шәһәрнең почетлы гражданнарын бүләкләү тантаналары һәм “Уйнагыз, гармуннар” халык иҗаты фестивале оештырылачак.

Традициягә әйләнгән ат ярышларын исә “Казан” Халыкара ат спорты комплексында уздыру планлаштырыла. Сәгать 11.00 – 14.00 Кабан күлендә байдарка көймәләрендә ярышлар барачак. Бу көнне моторлы көймәләр арасында ярыш та оештырыла.

Өлкән буын вәкилләре һәм үткән заманнарны сагынучылар Горький исемендәге паркның ретро мәйданчыкларына барып, 1930-1980 еллардагы традицияләр буенча оештырылган күңел ачуда катнаша ала. Шунда ук узган гасырда халык яраткан аттракционнар эшләячәк.

Быелгы бәйрәм чараларында 4нче Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатларының катнаша. Алар өчен махсус Казан милли-мәдәни үзәге каршында танылган эстрада йолдызлары катнашында “Милли түгәрәк” исемле концерт программасы әзерләнгән.

Казанның меңъеллык мәйданында Русия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Ә кичке сәгать 22.00 Казан өстендә бәйрәм салюты утлары балкырга тиеш. Әмма моның белән генә бәйрәм тәмамланмый әле. Бәйрәмнең кульминациясе Ирек мәйданында оештырылган өр-яңа тамаша булачак.

22.30 мәйданга җыелган тамашачылар Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасының алгы өлешенә куелган экранда республика һәм заман турында гаҗәеп матур тамаша, ягъни видеоинсталляция караячак. 3D проекциясендә төшерелгән бу күренешләр тормышның үзендәге кебек күп төрле һәм матур булачак.
XS
SM
MD
LG