Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләргә милләт кирәк (1)


Быел Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең чираттагы IV форумы уза. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә яшьләрнең милли үсешкә, сәясәткә, мөстәкыйльлеккә мөнәсәбәте турында сөйләшәбез.


Римзил Вәли. Август ахырында Татарстанда һәрвакыт мөһим сәяси вакыйгалар була. Чөнки 20 ел элек мөстәкыйльлек турында декларация кабул ителгән иде. Республика, шәһәр көне дә шушы вакытка туры килә. Татар җәмәгатьчелегенең форумнары да еш кына шушы вакытта уза. Бөтендөнья татар конгрессы чаралары да август ахырында булганы бар.

Быел Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең чираттагы IV форумы уза. Бүген яшьләрнең милли үсешкә, сәясәткә, мөстәкыйльлеккә мөнәсәбәте турында да сөйләшербез. Моңа тагын бер сәбәп бар. Күптән түгел Рамзан Кадыйров тәкъдиме белән республикаларның президент атамасын юкка чыгару хәрәкәте башланып китте. Кавказ янындагы дотацион 4-5 республиканың җитәкчесе моны хуплады да инде.

Федераль үзәк тә “Бердәм Русия” фиркасендә һәм Дәүләт Думасында бу хакта карар кабул итәргә әзер булулары турында әйттеләр. Татарстан, без моңа кушылырга җыенмыйбыз, конституцияне үзгәртергә планнар юк, дигән җитәкчеләр фикерен мәгълүмат үзәге аша игълан итте.

Моны ишеткән Мәскәү сәясәтчеләре Чечнядан да кыюрак дигән мәкалә белән чыктылар. Ягъни Татарстан җитәкчелеге, хәзерге президент тыңламый торган, ниндидер сепаратист дигән фикер калдыра торган сүзләр дә әйтелә.

Башкортстан җитәкчесе бүген, берьяктан, миңа барыбер, ди. Рөстәм Хәмитов, икенче яктан, мин президент булгач, ничек инде ул эшне бетерәсез дип тә ычкындырган иде.

Бүгенге сөйләшүдә яшьләр форумының җитәкчесе Руслан Айсин, бюро әгъзалары Гөлназ Бәдретдинова, Тәбрис Яруллин, Марсель Сәлимов һәм Чаллыда яшәүче журналист Дамир Шәйхетдинов катнаша.

Форумда мөстәкыйльлек, декларация, милләт, республика турында да сүз булырмы? Хәзерге яшьләр моңа ничек карый?

Руслан Айсин
Руслан Айсин. Гадәттәгечә, Русиядә сәяси актив кешеләр бик аз. Ләкин татарларда сәяси активлык соңгы 20-25 елларда терелә, халык күтәрелә башлады.

Римзил Вәли. 20 ел элек башкача иде. Митинглар, мөрәҗәгатьләр, әгәр дә газетта ялгыш фикер яңгыраса, чәчрәп килеп җитәләр, безнең радиога шалтыраталар, плакатлар күтәреп, парламент каршына бара иделәр. Ә хәзер ул юк. Төшенкелек заманымы?

Руслан Айсин. Реакцион процесслар бара. Ул гадәти, табигый әйбер. Инкыйлап үз балаларын ашый диләр. Бәлки, бу декларация үз балаларын ашап бетергәндер. Алар урынына татар яшьләре килергә тиеш. 20 ел дәвамында без яңа милли карашлы яшь буын тәрбияли алдыкмы? Зур сорау туа.

Әйе, дөрес, без күбрәк мәдәният, җыр-бию белән мавыгабыз. Мәдәниятне барлау һәм үстерү өчен сәясәт кирәк. Минемчә, сәясәт – бу әйберләрнең нигезе. Әгәр без Татарстанның махсус статусы булуын телибез икән, читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтү өчен телебезне, гореф-гадәтләребезне, гомумән яшәеш системабызны саклап калу һәм үстерүдә сәяси нигез кирәк.

Әгәр дә 20 ел элек декларация кабул ителмәсә, бүгенге барлык уңышлар да булмас иде дип уйлыйм. Чөнки Советлар заманында Татарстан артта калган автономияләрнең берсе иде. Киресенчә, Мәскәү союздаш булган республикаларга булышлык күрсәтә иде. Казакъстанга, Таҗикстанга, Кыргызстанга бәйсезлек күптәннән бирелгән дигән фикер дә бар.

Римзил Вәли. Хәтта кайбер халыкларның дәүләтчелек турында күзаллаулары чамалы булган.

Руслан Айсин. Әйе, шулай, чөнки алар далада йөри торган кавем формасында гына яшәгәннәр.

Римзил Вәли. Хәзер аларны СССРга кире кертеп булмас, кыен булса да, ач торсалар да, ирекләрен бирергә теләмәсләр.

Ә нишләп без Татарстанның декларациясен, хәтта президентның үзен бетерәбез дигән сүзләр яңгыраганда тыныч кына утырабыз соң?
Марсель Сабиров


Руслан Айсин. Бездә бөтен нәрсә дә бар, байлык, театрларыбыз бар, дип әкрен генә пассивлаша барабыз. Әлбәттә, әгәр дә синең фатирың, машинаң бар икән, сиңа башка бернәрсә дә кирәкми. Син уртача сыйныфка әвереләсең.

Дамир Шәйхетдинов. Руслан әфәнде Урта Азия республикалары турында әйтеп узды. Ләкин халык хәрәкәте һәм дәүләт җитәкчеләренең позициясен аерып карарга кирәк. Әлбәттә, халык һәрвакыт үз мәнфәгатен яклый. Дәүләт кешеләре үзенең демократик карашларын яклап килә.

Сез Рамзан Кадыйров мәсьәләсен дә әйтеп уздыгыз. Монда да аерып карарга кирәк, Рамзан Кадыйров сайланганмы, әллә билгеләнгән кешеме? Әгәр дә сайланган кеше булса, ул президент вазыйфасының кадерен белер иде.

Көчле сәяси оешмалар булганда гына үзаң була. Һәрбер халыкта сәяси оешмалар бар. Без халыкмы, милләтме икәнлекне карарга тиешбез. Әлбәттә, халыкка дәүләт тә, президент та кирәк түгел. Ә милләткә бөтен атрибутлар да кирәк. Халык ул пассив нәрсә.

Римзил Вәли. Әңгәмә башында Руслан Айсин инкыйлап үз балаларын ашый дигән сүзләр әйтте. Бәлки ул бу сүзләрне ялгыш ычкындыргандыр. Декларация беркемне дә ашамый. Декларация нигезендә без үстек һәм сез утырасыз.

Чыннан да, хәзер без башка өлкәләрдән, илләрдән бик аерылабыз. Бюрократларыбыз һәм дәүләт түрәләребез никадәр генә безнең тарафтан тәнкыйтьләнсә дә, алар Татарстанны яклап танылганнар.

Күз алдында президентлыкны бетерәләр. Безнең профессиональ милләтчеләребез, милләтче булу өчен эш хакын алучылар кая икән?

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин. Мин сезнең сүзләрне яклап әйтмәкче идем. Берьяктан, декларация кабул ителгән вакытта булган кискен милләтчеләр, актив кешеләрнең буыны үтеп бара дисәм, үпкәләмәсләр инде. Без барыбыз да суверенитет җимешләре.

Мин үзем декларация кабул ителгәннән соң беренче булып ачылган татар гимназиясендә укыдым. Татар-төрек лицейлары – бу суверенитет нәтиҗәләре. Үз вакытында татар-төрек лицейлары ябылганда беренче чиратта укучыларның әти-әниләре каршы чыкты. Димәк, без нинди мохитта тәрбияләнгәнбез, без шушы мохитне яклап чыгачакбыз.

Быел да форум җыела. Төрле яклардан килүчеләр көтелә. Оештыручылар, форумны җитәкләп баручыларның күбесе шушы вәзгыятьтә тәрбияләнүче яшьләр.

Римзил Вәли. Форумда катнашучылар 20 ел элек кабул ителгән декларацияне ишетергә телиләрме?

Тәбрис Яруллин. Мин уйлыйм, катнашучыларга бу кызык булырга тиеш. Бию һәм җыр белән генә татар булып булмый бит. Дөрес, биюләрне дә, җырларны да белергә кирәк. Ләкин аның идеологиясе, эчтәлеге булырга тиеш.

Римзил Вәли. Бу декларация кабул ителгәндә, аның алдында имзалар җыйганда сезнең күбегез булмаган.

Тәбрис Яруллин. Без ул вакытта укый гына башлаган идек. Кайберәүләребез дөньяга да килмәгән иде.

Марсель Салимов. Ни өчен хәзер кешеләр республика президенты статусын бетермәс өчен урамнарга чыкмый? Чөнки хәзер кешеләргә башка әйберләр кирәк. Элек, 90 елларда кешеләр митингларга чыга иде. Башка замана килде. Күп укыган, дәрәҗәдә булган кешеләр урамнарга “президент статусын калдырыгыз” дип чыкмас.

Руслан Айсин. 90 елларда минем әнием милли хәрәкәттә катнашкан кеше. Унике-унөч яшемдә мин митингларда йөрдем, кайнадым. Ниндидер дәрт бар иде.

Римзил Вәли. Бәлки плакатлар арасында йокларга да туры килгәндер.
Дамир Шәйхетдинов


Руслан Айсин. Әйе, шулай. “Алтын Урда” газетын сатып йөргән чаклар да бар иде. Ул вакытта урта буын кешеләре аз күренә иде. Минемчә, без 20 ел эчендә яңа карашлы милли элитаны тәрбияли алмадык.

Римзил Вәли. Ә нәрсә соң ул элита? Спорт элитасы бар, сәнгать элитасы бар. Байлар да бар.

Руслан Айсин. Бер карасаң, бу бәлки элитадыр. Элитаның үз таләпләре бар. Минемчә, монда утырган кешеләрнең барысы да элита, милләтебезнең каймагы. Ә властька очраклы рәвештә эләккән кешеләр дә бар. Бу элита түгел.

Миңа калса, президентлык институтын бетерү – бу Татарстанга карата бара торган басым. Күбесе, бу бит символик әйберләр, дип әйтә. Әгәр дә Татарстанны Татария дип атасалар, минем ачуым чыга.

Бөтен әйбер символик әйберләрдән тора. Мәсәлән, Рамзан Кадыйров болай гына бер нәрсә дә әйтми. Димәк, Мәскәүдән, әйдә әле син, егет, әйтеп кара дигән сүз булгандыр. Без яшьләр форумында үзебезнең “Президент статусын калдырырга!” дигән позициябезне әйтәчәкбез.

Римзил Вәли. Сөйләшүдә элита вәкиле бар, ул - Гөлназ Бәдретдинова. Әлеге вакытта “Кызыл Шәрыкъ” агрохолдингында икътисадчы булып эшләсә дә, ул билгеле кеше. Чөнки “Звезда Поволжья” газетында зур бәхәсләр уяткан мәкалә бастырган иде. “Мин Башкортстаннан килдем, күрдем мин Казаныгызны, бернинди татарлык рухы юк”, дигән иде. Карыйм, Гөлназ кайтып китмәгән.

Гөлназ Бәдретдинова. Элитага килгәндә, нәрсә әйтәсем килә. Чиновниклар элита билгесе түгел. Милли элита ул - берничә тел белгән, милли җанлы, милләт өчен хезмәт итәргә әзер кешеләр. Татар-төрек лицеен тәмамлаган яшьләр дә элита. Чөнки алар татар мохитендә тәрбияләнгән. Яңа дулкын барлыкка килде. Яшь шагыйрьләр дә бар.

Гөлназ Бәдретдинова
Суверенитетка, президентка килгәндә, миңа ул кагылмады. Башкортстан суверенитет алганда, башкортлар өчен күп нәрсә тудырылды. Башкортларның үсешенә күз салып, мин Татарстанда да татарлар үсеш алгандыр дип уйладым. Мәдәнияттә генә үсеш алган булып чыкты.

Римзил Вәли. Президент исемен бетерүгә ничек карыйсыз?

Гөлназ Бәдретдинова. Бу бик негатив күренеш.

Римзил Вәли. Кемнән тора? Миңнехановтанмы, Шәймиевтанмы? Яшьләрдәнме?

Гөлназ Бәдретдинова. Беренче чиратта Миңнехановтан.Татарлар – сибелгән халык. Миңнеханов –ул бөтен татарлар өчен президент.

Руслан Айсин. Мин дә Гөлназның сүзләренә кушылам. Президентыбыз – ул беренче чиратта, бөтен халкыбызның лидеры. Шәймиевны бөтен дөнья таныды. Хәзер эстафетаны Миңнеханов алды. Минемчә, Мәскәү әгәр дә бездә тавыш чыкмаса әкрен генә басым ясаячак.

Марсель Сабиров. Хәзер халыктан әз нәрсә тора. Ирек мәйданына 10-20 мең кеше “президентны калдырыгыз” дип җыелмаячак.
XS
SM
MD
LG