Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җитәкчеләр суверенитетны искә алды. Әмма бик саклык белән


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев республиканың бәйсезлек декларациясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан үз сүзләрен әйтте. Хәкимов суверенитетны тарих дисә, Бәйрәмова фикеренчә, бу сүзне искә алырга соңгы белдерүләр этәргән.

Әлеге мәкаләләр Татарстан матбугатында басылып чыкты инде. Рөстәм Миңнеханов “Егерме ел яңа дәүләтчелек үсеше юлында” дип аталган язмасын Татарстан көне белән котлаудан башлый һәм нәкъ шундый ук сүзләр белән тәмамлый да.

Билгеле булганча, соңгы елларда милли җанлы татарлар бәйсезлек декларациясе кабул ителгән көнне бу зур вакыйганы Татарстан башкаласында шәһәр көненә әйләндереп калдыру, суверенитет турында сүзләрнең бөтенләй телгә алынмавына ризасызлык белдерде. Җитәкчеләрне сүгүчеләр дә булды.

Рөстәм Миңнеханов
Миңнеханов котлавында “1990 елның 30 августы тарихка республиканың һәм Русия федерациясенең гомум үсешендә чикләрне (контурларны) билгеләүче әһәмиятле вакыйга булып кереп калды”, дип белдерде.

Миңнеханов сүзләренчә, бу еллар эчендә республика хокукый демократик дәүләт, күппартиялек, шәхес һәм мәгълүмат чыганаклары, иҗтимагый һәм дини оешмаларның иреге шартларында ил белән бергә яшәргә өйрәнгән.

Аннан соң президент Татарстандагы икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгына да зур игътибар булуны, милләтара тынычлыкны искә ала. 20 ел эчендә катлаулы вакытлар булуны да бер җөмлә белән генә әйтеп китә. “...әмма республика Русия дәүләтен һәм федератив мөнәсәбәтләрне ныгытуда гел әһәмияткә ия фактор булып торды”, ди Миңнеханов.

Тарих - тарих инде ул

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов сүзләренчә, тарих – тарих инде ул. Шартнамә бар, аңа кул куелган, вәкаләтләр дә бүленгән кебек. Бүген тагын ниләрдер таләп итеп конституция мәхкәмәсенә биреп йөрүнең мәгънәсен күрмәвен дә әйтә ул. Шулай да кайбер милләтпәрварларны суверенитет сүзен куллануны күреп артык куанмаска да чакыра.
Рафаил Хәкимов


“Соңгы 20 ел эчендә суверенитетның мәгънәсе дөнҗкүләмендә дә бик нык үзгәрде. Европада хәзер күбрәк суверенитет түгел, ә субсидиарность дип атыйлар. Бу мәсьәләләргә анда яңа караш.

Ә безнең өчен ул суверенитет – ул булды, ул калды. Ул безнең канга сеңеп калды, икътисадта калды, структураларда калды. Ул барыбер бар”, ди Хәкимов.

Катлаулы юл

“Ватаным Татарстан” газетының Республика көне алдыннан чыккан саны “Татарстан тарихында яңа сәхифә” дигән шигарь белән ачыла. “Татарстан Республика көнен билгеләп үтәргә әзерләнә. Аңа юл катлаулы булды” дип язып та куйганнар.

Миңтимер Шәймиев
Газет Миңтимер Шәймиевнең “Татарстан тарихында яңа сәхифә” дигән мәкаләсен бирә. “Татарстан 30 августта Республика көненең 20 еллыгын билгеләп үтә. Күпмилләтле халкыбыз өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе бу, дисәм, ялгышмамдыр”, дип башлый ул сүзен.

Мәкаләдә ул вакытны 90 ел артка чигереп, Татарстанның автономиягә ирешкән вакытларыннан ук башлап, бүгенге көнгә кадәр булган тарихны искә ала. “Туксанынчы еллар башларында Казанда, Чаллы, Тәбән Кама һәм башка районнардагы сәяси хәлләр гадәттән тыш киеренке иде. Татарстанның бәйсезлеген таләп иткән меңнәрчә халык даими рәвештә митингларга җыелды. Күп кенә депутатлар моны хуплады”, ди Шәймиев.

Бүген исә сәясәттә, икътисад, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә ХХ гасыр азагында Русия федерациясенең, иң динамикалы төстә үсүче төбәкләрнең берсенә һәм Казанның Русиянең өченче башкаласына әйләнүен дә әйтеп китә.

Соңгы белдерүләр суверенитетны искә алырга этәргән

Җитәкчеләр тарихны да, суверенитет кабул ителүне дә, Русия белән Татарстан арасындагы сәяси вәзгыятьнең катлаулы вакытларын да, шартнамә имзаланган чакларны да искә алды. Берьяктан, кечкенә генә булса да 20 еллык игътибарга лаек вакыйга. Икенче яктан, соңгы берничә ел эчендә җитәкчелек суверенитет, Республика бәйрәме дигән сүзләрне телгә алмаска тырышкан иде.

Милли мәҗлес рәисе, күренекле язучы Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, кайбер төбәк башлыкларының соңгы белдерүләре суверенитетны искә алырга этәрерде.
Фәүзия Бәйрәмова


“Рамзан Кадыйровның Русиядә бер генә президент булырга тиеш, дип чәчрәп чыгуы – бу башка республикаларга да бер төрле хәбәр җибәрү булып тора. Бу хәлдән соң безнең җитәкчеләр дә уйландылар ахыры. Бүген президент статусын бетерсәләр, иртәгә милли республикалар үзләре дә бетәргә мөмкин. Миңа калса, моны Татарстан җитәкчеләре дә аңлый башлады. Декларациянең 20 еллыгын сәбәп итеп булса да, бу турыда белдерергә кирәк дип таптылар”, ди Бәйрәмова.

Аның фикеренчә, 20 еллыкны матур итеп һәм зур итеп үткәрү кирәк иде. Телевидениедә сәяси тапшырулар күрсәтелмәүне дә, урманарда да җырлы-биюле чараларның гына үтүен дә Бәйрәмова куркаклык буларак бәяли.
XS
SM
MD
LG