Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ифтар мәҗлесләренә йөзләрчә кеше килә


Мөхәммәт хәзрәт Галләм
Мөхәммәт хәзрәт Галләм

Башкортстан мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә Ураза ае уңаеннан ифтар мәҗлесләрен оештыру дәвам итә. Уфадагы “Ихлас” мәчетендә 30 август көнне аның чираттагысы үтә.

Уфадагы мәчет һәм мәхәлләләрнең кайберләрендә Рамазан ае башлану белән ифтар мәҗлесләрен көн саен да оештыралар. Шуларның берсе “Хәмзә” мәчете. Биредә мәчет хезмәткәрләре генә түгел, ә Аллаһ йортына йөрүче уфалар да ифтар мәҗлесләре оештыра.

Мәчетнең имамы Хәмзә хәзрәт әйтүенчә, биредә хәтта ифтар ашы үткәрергә теләүчеләрдән чират тезелгән. Шуңа күрә дә, кайсы көнне кем ифтар мәҗлесе оештырачагы билгеләнгән исемлек тә төзегәннәр.

Ифтар мәҗлесләре “Лалә-Тюльпан” мәчетендә, Тукай урамындагы Җәмигъ мәчеттә һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтендә дә берничә тапкыр оештырылган. Аларга йөзләрчә мөэмин-мөселман килеп вәгазьләр тыңлаган, мул сыйлы табында бергәләп авыз ачкан.

Уфадагы “Ихлас” мәчетендә ифтар мәҗлесенең чираттагысы 30 август көнне оештырыла. Бу хакта мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтте.

“Бу көнне бер сыер чалып ашлар пешерәчәкбез. Ифтар мәҗлесенә 200гә якын кеше киләчәк”, диде ул. Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, биредә Кадер кичәсе дә, Уразаны тәмамлауга багышланган башка чаралар да зурлап оештырылачак.
XS
SM
MD
LG