Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Казанга "күпер салмакчы"


Башкортстан Сәүдә-сәнәгать пулатында узган киңәшмәдә республика икътисады вәкилләренең Казанга эш сәфәре мәсьәләләре тикшерелде. Ул сәфәр 7-9 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Башкортстанның кайбер сәнәгать ширкәтләре җитәкчеләре һәм үз эшләрен ачкан эшмәкәрләр Татарстанда төрле очрашуларда булачак, эшлекле сөйләшүләрдә катнашачак. Башкортстан икътисадының төрле тармакларын үз эченә алган вәкиллектә нефть-газ сәнәгате вәкилләре дә бар. Алар Казанда шул көннәрдә үтәчәк “Нефть һәм газ” күргәзмәсендә дә катнаша һәм үз технологияләрен күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашачак дип көтелә.

Казандагы очрашулар вакытында киләчәктә үзара алыш-биреш итешү һәм берлектә эшләү, хезмәттәшлек хакында беркетмәләр дә имзаланыр дип көтелә. Башкортстан сәнәгате вәкилләренең әлеге эш сәфәрен республика Сәүдә-сәнәгать пулаты оештыра. Әле анда узган киңәшмәдә Казанга сәфәргә соңгы әзерлекләр мәсьәләләре тикшерелде.

Соңгы елларда Башкортстан ягыннан мондый эш сәфәрләре бик сирәк оештырыла иде. Ике күрше төбәк арасындагы элемтәләрнең кимүе дә, үзара сәяси-милли киеренкелек тә сәбәпче булгандыр. Хәзер Башкортстанга яңа президент итеп Рөстәм Хәмитов тәгаенләнгәч, ике тугандаш республика арасындагы икътисади бәйләнешләр һәм мәдәни багланышлар артыр дигән ышаныч бар.

Шундый ук фикерне Башкортстан эшмәкәрләре һәм татар милли оешмалары гына түгел, ә Мәскәүдәге икътисад белгечләре һәм сәясәтчеләр дә яңгырата. Мисал өчен, Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы Вячеслав Глазычев та хәзер Башкортстанга президент итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, Татарстан белән Башкортстан арасындагы салкынлык кимер, икътисади хезмәттәшлек һәм башка бәйләнешләр артыр, дип өметләнүен әйтте. Аның сүзләренчә, элекке президент Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән соңгы елларда ике тугандаш республика арасында киеренкелек шактый көчәйде һәм бу ике якка да файдага булмады.

Шулай итеп, Башкортстан эшмәкәрләре, озак тәнәфестән соң, сентябрь ае башында Казанга юл ала. Анда булачак очрашулар ике арадагы татулыкны яңарту һәм, һәртөрле файдалы хезмәттәшлеккә яңа юл ачу өчен, беренче адым булыр, мөгаен.
XS
SM
MD
LG