Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш җинаятьчелегендә гаепләнгән Судан башлыгы кулга алынмады


Халыкара сугыш мәхкәмәсе карары буенча Судан президенты Гомәр Хасән әл-Бәшир Суданнан читкә чыккан очракта кулга алынырга тиеш. Ләкин бүген Бәшир бу кисәтүгә карамастан, Кения башкаласы Найробигә килеп конституция бәйрәмендә катнашты һәм Кения хакимияте аны кулга алу турындагы карарны үтәмәде.

Кения 2002 елда Халыкара сугыш мәхкәмәсен төзү турындагы карарга кул куйган илләрдән берсе. Анда әйтелгәнчә, кул куйган һәр ил Халыкара мәхкәмәнең кулга алу турында чыгарган карарны үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG