Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

27 августта Казан дөньяның төрле почмагыннан килгән татар яшьләрен каршы алды. Яшьләр форумда милли хокукларны яклау, октябрьдә узачак җанисәптә татарларны төрле төркемнәргә бүлгәләүгә, милләтара нәфрәткә каршы тору юллары турында да сөйләшәчәк.

Бу чара 2004 елдан бирле ике елга бер мәртәбә республика көне алдыннан уза. Яшьләр җыенын Бөтендөнья татар конгрессы, яшьләр форумы бюросы мәдәният һәм яшьләр эшләре, спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрә.

Форумда Русиянең 50 төбәгеннән 300 вәкил, ерак чит һәм БДБ илләреннән 150, Татарстаннан 100 кеше катнаша.

Казанга килгән көннәрендә, 27 августта делегатлар Казан шәһәре, аның тарихи урыннары белән танышты, Кирмәндә булдылар. Кичен исә алар Әтнә халык театры куйган “Мулла” спектаклен тамаша кыла.

28 августта сәгать унда башланачак пленар утырыштан тыш, алты секция эшләячәк. Яшьләр күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән бердәм татар мәгълүмат кырын булдыру; глобальләшү чорында милли үзенчәлекләрне саклау проблемасы; милли үзенчәлекләрне саклауда дини кыйммәтләрнең урыны; яңа татар элитасын булдыру; татар яшьләре оешмаларын матди яктан тәэмин итү юлларын эзләү; күпмилләтле илдә милли мәгариф киләчәге турында фикер алышачак.

Кичке сәгать биштә делегатлар XXI гасырда татар милләтен саклап калуга багышланган дисскусиядә катнашачак. Татар яшьләре форумында чуаш, башкорт, яһүд, Идел буе алманнары вәкилләре дә бар.

29 августта күренекле татар спортчылары белән очрашу оештырып, Универсиада турында фильм-презентация күрсәтелер дип көтелә. Моннан тыш, якшәмбе делегатларны Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру өчен Арча районына алып барачаклар.

Ульян өлкәсеннән Илнара Зыятдинова Казанга татар мәдәнияте белән танышу өчен килгән. Ул Казанда икенче тапкыр.

“Татар мәдәнияте, традицияләре, шәһәр белән, мондагы татар яшьләре белән танышасы килә”, ди Илнара.

Милли хокукларны ничек якларга?

Болардан тыш, белгечләр яшьләргә форум барышында татар мәхәлләсен булдыру юллары, милли хокукларны яклау ысулларын аңлатачак. Моның өчен хокукчы Борис Пантелеевны да чакырганнар. Пантелеев – бердәм дәүләт имтиханын бары урысча гына бирү карарын Страсбург мәхкәмәсенә биргән Аида Камалованың адвокаты.

Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә язу мөмкинлегенә ирешергә теләгән бу вакыйга милләтара танылу алды. Борис Пантелеев әйтүенчә, әлеге вакыйга мисалында “Русиядә кече милләтләрнең тел хокукларын яклау” дигән темага Оксфорд университетында докторлык диссертациясе дә языла. Бу эш булачак мәхкәмәдә әлеге университет галимнәре дә чакырылачак, алар безне яклап, үз дәлилләрен китерәчәк. Әмма әле һаман да бу эшкә мәхкәмәдә чират җитми, ди Пантелеев.

Хокукчы делегатларга үзе дә доклад ясаячак. Докладында яшьләргә туган телне, мәгарифне кануннар нигезендә дәүләт оешмалары каршында якларга өйрәтәчәк. Моның мисалы да бар, ди ул.

“Казанда Русиядә икенче булып язучы хокукларын яклау үзәге төзелде, аның беренчесе – урысларныкы, икенчесе – татарларныкы. Беренче акция безнең латин графикасын кайтартуга юнәлгән иде, икенчесе менә хәзер Страсбурст мәхкәмәсендәге эш. Без хәзер иҗтимагый үзәк һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә тел хокукларын яклап булуны башка төбәкләрдә дә белүләрен телибез. Иң мөһиме, безнең эшне башка милләт халкы да – Кавказ халкы, яһүдләр дә хуплады. Бу милләт өчен актуаль проблема”, ди Пантелеев.

Җанисәп мәсьәләсе

Искәндәр Әхмәдов
Шулай ук, татар яшьләренә халык санын алу вакытында хәрәмләшүгә каршы торуны әйтәчәкләр. Форум барышында яшьләргә җанисәптә болгар, керәшен, мишәр, себер татары дип язылмыйча, үзләрен бары тик татар дип кенә күрсәтү мөһимлеге аңлатылачак. Томски өлкәсеннән килгән делегат Искәндәр Әхмәдов үзе яшәгән җирдә җанисәптә язылачак татарлар арасында каршылыклы фикерләр юк, ди.

“Мәсәлән, кайбер төбәкләрдә Себер татары аерым милләт булып язылырга тели, кемдер болгар халкы дип языласы килә. Ә Томскида, татар телен белүче яшьләр аз булса да, мондый проблем юк. Шулай да Татарстаннан ерак булган төбәкләрдә татар теле торгызыла. Безнең өчен күрелмәгән хәл – 5 ел элек татарча сөйләшүче яшьләр юк иде дияргә була, ә хәзер татарча сөйләшүчеләр берничә дистә кеше”, ди Искәндәр Әхмәдов.

Иҗтимагый оешмалар, делегация җитәкчеләре туган телне саклау һәм милли мәдәниятне үстерү буенча гражданлык технологияләрен өйрәтүче мастер-классларда, семинарларда катнашыр дип планлаштырыла. Шулай ук кунаклар Тукай исемендәге Дәүләт бүләген тапшыру тантанасын күрә алачак.

IV татар яшьләре форумы Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен кабул иткән көннәрдә уза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG