Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Уфа татарлары белән очрашты


Җомга көнне Казанда әле ике ай элек күз алдына да китереп була алмаган очрашу узды - Татарстанның элекке президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Уфадан килгән бер төркем татар белән очрашты. Моңа кадәр Татарстан җитәкчелеге хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәгән татарлар белән алай югары дәрәҗәдә ачыктан-ачык күрешүне кирәк санамаган иде.

Очрашу үзенә күрә нейтрал җирдә - Идел суларында узды дияргә була, кунаклар Казанга Болгардан кайту юлында тукталган иде. Казанның елга портына Уфадан "Бөек Болгарга сәяхәт" дигән сәфәр белән махсус кораб килде. Хәзер Болгар хәрәбәләрен торгызу эшенә алынган Шәймиев белән очрашу да шунда үтте.

Бу да әлеге күрешүнең гади бер күрешү генә түгеллегенә, ә тирәннән уйланган бер адым булуына ишарә итә.

Андагы кунаклар Башкортстаннан гына түгел иде, Чиләбе, Свердлау, Төмәннән дә барлыгы 150-ләп кеше килде Казанга. Түбән Кама һәм Болгардан соң алар Казан аша Алабугага китә. Шушы сәяхәт 30 августта Уфада тәмамлана.

Җанисәп якынлашуы сүрәтендә, элекке президент Мортаза Рәхимов тирәлеге Уфа татарларының Казан белән аралашуын мөмкин кадәр киметергә тырышты, шуңа да Татарстан җитәкчеләре хәзерге Башкортстандагы татар проблемаларына ачыктан-ачык мөнәсәбәтен белдерүдән шүрләп торды. Моны хәтта татар мәнфәгатьләрен бар дөнья буйлап якларга алынган Татар конгрессы да эшли алмады.

Марат Шәрипов (с) Миңтимер Шәймиев (у) белән
Миңтимер Шәймиевнең Уфа татаралары белән очрашуы Башкортстанда яңа президент, Рөстәм Хәмитов билгеләнгәннән соң гына булды. Хәмитов әлегә татар-башкорт киеренкелеге турында үз карашын ачыктан-ачык белдермәде, әмма республикадагы иҗтимагый атмосфера чистарды, элекке куркулар, шул исәптән Казаннан куркулар да юкка чыгып бара.

Ел да уза торган бу сәфәрне Уфадагы "Рамазан" үзәге оештыра, аның җитәкчесе Марат Шәрипов, Уфадагы башка татар активистларыннан аермалы буларак, Рәхимов хакимияте белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра алды.

Миңтимер Шәймиев кунакларны Болгарны торгызу планнары белән таныштырды, инде әзер макетларны күрсәтте. Очрашуда Уфада яшәүче мәшһүр татар җырчысы Фәридә Кудашева, шулай ук Салават Фәтхетдинов та катнашты.

2002 елда узган җанисәп вакытында президент Рәхимов хакимияте Башкортстандагы татарлар санын киметеп яздыруга иреште, әмма татарлар тарафыннан бу хәрәмләшү буларак бәяләнеп килде. Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев "Башкортстан зур республика, шул ук вакытта бу республикада башкортлар саны кимрәк. Дөресен генә әйткәндә, чынбарлыкта, руслар анда иң күп, аннан - татарлар, аннан - башкортлар", дип, үзенең 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләрен танымавын белдергән иде.

Очрашуда Уфа якларыннан чыккан күренекле җырчылар Фәридә Кудашева (у) һәм Салават Фәтхетдинов (с) та катнашты
"Бу минем үз күзәтүем буенча, язуга карап әйтмим, халык саны язылган документларга да нигезләнмим, әмма чыннан да анда татарлар күбрәк", дигән иде ул Азатлыкка. Аның шушы сүзләре Башкортстанның элекке җитәкчелегендә зур ризасызлык уятты, Рәхимов киңәшчесе Сергей Лаврентьев Шәймиевне тарихны белмәүдә гаепләде һәм Шәймиевнең туган якларында - Татарстанның Актаныш һәм Мөслим районнарында башкортлар яшәвенә ишарә итте.
XS
SM
MD
LG