Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан хатын-кызларының телевизор карарга вакыты юк


Бакыдан ерак кына түгел авылларда хатын-кызлар таң вакытыннан алып кояш баеганчыга кадәр бил бөгәргә мәҗбүр. Хуҗалыкны тоту, балалар тәрбияләүдән тыш иң авыр физик эшләрне дә хатын-кызлар башкара. Президент хатыны һәм кызлары бу исәпкә керми.

Азәрбайҗанның Бәрдән районы Чәләбиләр авылында хатын-кыз тормышы таң вакытыннан ук башлана. Алар иртән кырга барып эшли, аннары кайтып хуҗалык мәшәкатьләренә чума, берничә чакрымнан өйгә су ташый, кул белән кер юа, ашарга пешерә... Балалар бакчалары булмау сәбәпле, сабыйларны да алар үзләре карый.

Алардан кайчан телевизор карулары, ял итүләрендә турында сорасаң моңсу итеп елмаеп кына куялар. Авылда телевизор караучы хатын-кызны гомумән очратып булмый икән.

Чәләбиләр кебек Азәрбайҗанның күп кенә авылларында хатын-кызлар гаиләне саклаудан тыш, ирләр эшен дә башкарырга мәҗбүр.

Ир кешеләр урамда чәй эчеп, домино уйнап утырганда хатын-кызлар берничә чакрымнан су ташый.

Алардан исә хатын-кызның шулай чиләкләп су ташуы, авыр эш башкаруы сезне борчымыймы дигәч, ир кешеләр гореф-гадәт шундый дип кенә өсти.

“Су ташу ул хатын-кыз эше. Безнең авылда ир кеше су ташыса аңардан көләчәкләр”, ди бер ир кеше.

Шул ук вакытта кайбер ир кешеләр инде барлык авыл йөклап беткәч төнлә су ташыганнары булуын әйтә.

Газга бай илдә утын ягалар

Элекке Советлар берлеге илләреннән Азәрбайҗан икътисади яктан иң тиз үсеш алган ил. Бу нефть һәм газ байлыклары хисабына мөмкин. Кайбер мәгълүматларга караганда, илнең 20 миллиард долларлык валюта резервлары бар.

Ил президенты Илһам Алиев беренче чиратта бу байлык Бәрдән районы кебек җирләрнең инфраструктурасын яхшырту өчен тотылачак дип вәгъдә иткән иде. Чөнки нефть, газ булуга карамастан, монда су да, газ да кермәгән. Халык утын-күмер яга.

Эшләүче мәктәпләр саны да бик аз. Балаларны карау хатын-кыз эше дип санала, ә кызлар бераз үсә төшкәч кияүә чыга.

Хатын-кыз белән ир кеше хокуклары бер дип саналса да, чынлыкта исә иң авыр эш нәкъ хатын-кызлар җилкәсенә төшә.

Президент хатыны су ташымый


Азәрбайҗан башкаласында гына да бу берничә хатын-кызга кагылмый. Шуларның иң танылганы президентның хатыны депутат Михрибан Алиева һәм 20 яшьтән узган ике кызы - Арзу һәм Ләйлә. Балаларның милекләре инде 75 миллион доллар дип исәпләнә.

Аларның дөньясы Чәләбиләр авылындагы хатын-кызларныкыннан нык аерыла. Башлары эштәк чыкмаган авыл хатыннарының сайлаулар, сәясәт турында уйларга вакыты да, хәле дә калмый.

Шукуфә Җәбрәилова сүзләренчә, өйдәге эш бөтен вакытны ала һәм башка берни белән дә шөгыльләнә алмыйлар.

“Әлбәттә без инде башка эшләрдә дә катнашырга телибез. Мисал өчен җирле сайлауларга бәйле булган эшләрдә”, ди ул.

Авыл проблемнары Азәрбайҗанның кайбер оешмалары күзеннән дә читтә калмый. Хөкүмәткә карамаган җирле оешмалар Чәләбиләр һәм башка авылларда хатын-кыз проблемасын чишү өчен төрле програмнар булдырганнар. Әмма хатын-кызлар үзләре зур кызыксыну күрсәтмәгәч, бу програмнар берничә айдан соң туктап кала.
XS
SM
MD
LG