Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

1988-90 еллардагы бәйсезлек өчен көрәшне республиканың өченче каласы булган Түбән Кама шәһәрендә дә яхшы хәтерлиләр. Көрәш еллары мондагы татар кешеләренә нәрсә бирде, тора-бара нәрсә югалттылар. Шәһәр ТИҮендә шул хакта сөйләшү булды.

90нчы еллардагы татар бәйсезлеге хәрәкәте вәкиле Хәлил Әюпов Кама аръягында гына түгел, Татарстан күләмендә дә билгеле шәхес булды. Хәзерге вакытта ул Түбән Кама ТИҮ рәисе.

“Түбән Кама милли хәрәкәте беренче булып Татарстан атом электр станциясе төзелешенә каршы көрәш башлады. Бәйсезлек өчен көрәштә, Декларация, Конституция кабул иткән чорларда ачлык, урам чаралары белән без дә алгы сафта булдык. 90нчы елларда күтәргән проблемнардан хәзер дә ваз кичкән юк. Бүген дә әйтәбез, Татарстан бәйсез дәүләт булырга тиеш, аның барлык байлыгы татар, Татарстан халкына хезмәт итәргә тиеш”, ди Әюпов.

Милли хәрәкәт үзенең яулаган сызыкларын югалтты, барысы да кире үз урынына кайтты, дигән сүзләр еш ишетелә. “Моңа Татарстан җитәкчеләре сәбәпче”, ди Хәлил әфәнде.

90нчы еллар - дини яңарыш чоры

Кирам Кашафетдинов ул чорда Түбән Камадагы дини күтәрелешне искә алып, 1990 елларга кадәр шәһәр мөселманнары җомга намазларын фатирларга җыелып укыса, бәйсезлек өчен көрәш мәчетләр төзелешенә дә юл ачуын искәртте.

“Күтәрелдек, тавышландык, йөрдек. Күп нәрсәгә ирештек. Әмма ләкин халыкта милли үзаңны күтәрә алмадык”, дигән борчуын белдерде Зәкәрия Әхмәтҗанов.

Илдар Сәйфуллин сүзләренчә, милли хәрәкәт сүлпәнәю юлында, аларга басым бара. “Шул вәзгыятьтә дә җитәкчеләр баеп калу хәстәрен күрә, милләт, милли мәгариф турында кайгыртучы юк. Кайсыдыр урам җыенында шундый сүзләр әйтелде: “Милләтен кайгыртмаган җитәкчеләргә халык бәддога укыр”. Замана шуңа таба бара кебек”, диде “Азатлык”ка Илдар Сәйфуллин.

Шулай да хәзерге вакытта Түбән Камадагы милли хәрәкәт вәкилләре артык таркау түгел. Алар даими җыелып, көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG