Accessibility links

сишәмбе, 21 февраль 2017, Казан вакыты 06:13

Чилида шахтерларны коткару башлана


Чили хакимиятләре 3 атнадан артык җир астында яшәгән 33 шахтерны коткару эшен башларга әзер булганнарын белдерде. Якшәмбе көнне казу эшләре башланачак.

5 августтан бирле алтын һәм көмеш табу шахтасында 33 кеше 700 метр тирәнлектә яши. Хакимиятләр казу эшләре 4 айга сузыла ала, дип фаразлый.

Җир астына казылган тар тишек аша шахтерларга су һәм ашамлыклар төшерелә. Чили сәламәтлек саклау министры шахтерларның рухи сәламәтлеге өчен борчылуын белдерде.

XS
SM
MD
LG