Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия галәм корабларларын 2018 елдан "Восточный" үзәгеннән очырачак


Русия премьер-министры Владимир Путин Ерак Көнчыгыштагы Восточный шәһәрендә Русиянең яңа галәм үзәгенә нигез ташын салуда катнашты. Моннан беренче кораблар галәмгә 2018 елда очачак, дип көтелә.

“Восточный шәһәрендә яңа космодром булдыру Русиянең барлык стратегик мәнфәгатьләренә туры килә”, диде Путин.

Премьер-министр “Восточный” галәм үзәген “бүгенге көндә Русиянең иң зур һәм кыйбатлы төзелешләрнең берсе” дип атады һәм меңләгән яшь кеше бирегә килеп үзләренең сәләтләрен күрсәтә алачагына өметен белдерде. Восточный шәһәре Мәскәүдән 5400, Кытай чигеннән берничә йөз чакрымда урнашкан.

Хәзерге вакытта Русия Казакъстан җирендә совет чорында төзелгән Байконур космодромын куллана.
XS
SM
MD
LG