Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Казанда Рамазан


Мин бала чакта, Урыс инкыйлабына кадәр, без Казанда яшәдек. Рамазан аенда Казанда сихерле гүзәллек һәм шатлык була, ә беренче сәхәр бигрәк тә матур була иде. Әүвәлге кичне балалар йокларга иртәрәк җибәрелә иде. Тәмле сәхәр ашларының исләре аңкып тора, йокы да килми. Тәрәзәдән шәһәрне карап ята идем. Һәрбер өй яктыртылган, әйтерсең лә, күктән йолдызлар яуган шикелле иде.

Төн уртасында әнием мине уятырга килә һәм без бергәләп аш бүлмәсенә төшәбез. Анда өстәлдә иң тәмле бәйрәм ашлары тезелгән. Бөтен өй белән, баласы-чагасы да, бергәләшеп сәхәргә торабыз. Таң атар алдыннан, бабакаем сәхәрне ниятләргә Корьән укый, бөтенебез кул күтәреп бергә дога кылабыз. Көмеш нурлар сызылып күк яктыра, кошлар сайрый башлый... Чынлап та Казан сихерле шәһәр икән дип хәйран кала идем.

Иртәгәсен абый-энеләрем белән бергә без соң тора идек. Көн бик тыныч була иде. Урамнарда хәрәкәт аз. Без, балалар, ураза тотмасак та, ара-тирә ачыкканчы “ураза” тота идек. Бабакай һәм әти Корьән укып, тәсбих тартып, сәдакаларыбызны һәм зәкятебезне кемгә һәм ничек бирергә дип сөйләшәләр. Әбекәй һәм әниебез Корьән укып дога кылганнан соң, безнең бәйрәм киемнәребезне һәм фәкыйрьләргә бирергә дип ашлар, сәдакалар әзерлиләр. Балаларга мөмкин кадәр шау-шусыз уйнарга кушалар иде.

Разия Дәүләт (1904 - 1991)
Икенде намазыннан соң көн буе тып-тын булган урамнар уяна, җанлана иде. Ифтарга кирәкле ашларны сатып алып, халык өйләренә ашыга. Өйдә ифтар ашын мөмкин кадәр тәмле әзерләргә дип хатыннар мутфакларына җыела. Бөтен урам буенча малайлар муеннарына тасма белән агач тартма асып кәләвә һәм пәхләвә сатып йөриләр. Берсе җырлап йөри: “Кәләвә! Кәләвә! Сатам майлы пәхләвә!” Аңа ияреп икенче сатучы малай кычкыра: “Кәләвәнең кайнары, агып тора майлары!” Тавышлары бөтен Казан урамнарына яңгырый. Шикәр белән балны кайнатып төрле сыйфатта катырган кәлавә бик тәмле була иде. Ачы камыр, ак май һәм чикләвек белән ясаган пәхләвәне дөньяда иң тәмле перәнник дип ярата идем. Казанда бөтен кеше, аз булса да, шул Рамазан татлыларын ифтар чәенә сатып ала иде.

Казанның егерме ике мәчетеннән бик моңлы акшам азаны яңгырый. Халык өйләренә ашыга. Авыз ачалар – су һәм бер җимеш белән. Имкяны булганнар хаҗ хөрмәсе белән авыз ача.

Акшам намазыннан соң гаиләләр җыелып ифтарга утыралар. Ифтардан соң халык тәрәвих намазына юнәлә иде. Урам тулы халык. Мәчет урамы буйлап фонарь яктыртып кәләвә-пәхләвә сатучылар тезелеп тора, мәчетләр тулы була иде. Без мәчеткә керә алмасак, башкалар кебек моңлы тавышлар белән укылган Корьәнне тыңлап, бер мәчеттән икенче мәчеткә йөри идек. Тәрәвихтан соң дуслар бер-берсенә чәйгә барыша иде.

Бәйрәм көне – бу сихерле, матур Рамазан аеның чәчәге. Бәйрәм – якынлашкан саен, һәр кич йокыга киткәнче бәйрәмгә кадәр ничә көн калган дип саный идем – җәннәттән явып төшкән йолдызлар арасында.

Разия Дәүләт
Калифорния, АКШ


(Язучы, мөгаллимә, Америка Төрек-Татар Берләшмәсенең беренче әгъзаларыннан булган Разия ханымның бу хәтирәсе Берләшмәнең басмасыннан алынды – Ред.)



* * * *

Ә бүгенге Казанда Рамазан ае ничек үтә?


Сезнең игътибарга ураза тотучы бер егет турында видео тәкъдим итәбез. Казан федераль университеты аспиранты Ринат Хәбибуллин яшьләрне ураза тотарга өнди. Рамазан ае Аллаһка мөмкин кадәр ныграк якынаерга мөмкинлек бирә, ди ул. Карагыз, чагыштырыгыз!

Ураза тотучының бер көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG