Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

Күптән түгел Ижау шәһәренең үзәк мәйданында бал ярминкәсе булып узды. Шундый ярминкәләр шәһәрдә соңгы елларда еш оештырыла. Быелгысына умартачылар үткән ел белән чагыштырганда күбрәк җыелган.

Бал ярминкәсен оештыручы фермер хуҗалыклары берлеге җитәкчесенең урынбасары Петр Бобров. Аның максаты – халыкка югары сыйфатлы бал сату һәм умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә игътибар арттыру, дип билгеләп үтте ул.

“Еш кына кечкенә хуҗалыклардан балны җыеп алучылар, татлы ризыкка башка матдәләр кушалар, шуңа күләмле сатучыларга ышаныч юк, биредә кеше балны кемнән сатып алганын күрә, белә”, диде Петр Бобров. Шул ук вакытта умартачыларны берләштерү дә максат итеп куелган. Аларның проблемнары җитәрлек, ярминкәдән соң җыелып фикер алышу да күздә тотыла икән.

Умартачылык белән шөгыльләнүчеләрнең, дөрестән дә, проблемнары җитәрлек. Удмуртиянең Кече Пурга районында 26 ел зоотехник вазыйфасын башкарган Гөлсинә Дыгаева әйтүенчә, бал кортлары бик күп игътибар таләп итә, эше бик мәшәкатьле.

Дыгаевлар үзләре умартачылык белән күп еллар шөгыльләнә. Чыгымнары да бик күп, әмма гаилә белән табигатьтә булу аларның күңеленә хуш килә. Ата-бабаларыннан калган шөгыльне хәзер алар улларына өйрәтәләр.

Можгадан Нәзыйх Юнысов та әтисенең шөгылен дәвам итә. Нәзыйх ага умартачылык белән ныклап 1998 елдан шөгыльләнә. Аңа уллары ярдәмгә килә. Алар бүген дә юкә агачыннан бабалары ясаган бал кисмәкләрен куллана. “Эше күп, быел бал байтак җыелды, нәтиҗәсен күреп сөенәбез”, диде Нәсыйх Юнысов. “Эшнең тәртибен белеп эшләсәң, кереме дә яхшы була”, дип уртаклашты умартачы.

Ярминкәдә Башкортстаннан да вәкилләр бар иде. Тәтешле районыннан Нәсия Мәрвәзетдинова быел үткән ел белән чагыштырганда, көннәрнең эссе булуына карамастан, бал күп җыелды, ди. Тик карабодай чәчкәсеннән генә бал әз булган. Аның өстәлендәге берничә төрле бал, балавыз, башка татлы әйберләрне татып караучы күп булды.

Ярминкәдә юкә, чәчкә балыннан тыш, башка балга кагылышлы әйберләрне дә күпләп сатып алырга мөмкин иде. Тик халык быел балны өчәр литрлы банка белән түгел, умартачылар тутырган кечкенә чиләкләр белән ала. Һәр умартачының инде берничә ел рәттән килеп сатып алучысы бар икән. Алар ел саен шушы бал ярминкәсен көтеп ала, гаиләсенә кыш буена җитәрлек итеп татлы ризык ала.

XS
SM
MD
LG