Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Римзил Вәли. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәмамланды. 550ләп егет һәм кыз менә 4нче тапкыр инде Казанга җыелып, уртак кызыксынулар, уртак өметләр турында сөйләште. Әлбәттә яшьләр очрашкан җирдә танышу, җыр, биюләр, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынулардан башка булмый.

Кунакка килгәч, Казан белән сокланып, популяр җырчыларны тыңлап, кәеф күтәреп кайту да табигый. Әйтерсең, Казан һәрвакыт шулай колач җәеп чакырып торган, Татарстан менә шулай кунак итәргә һәрвакыт әзер булган һәм булачак та.

Ләкин татарларның милли дәүләтләре XVI гасырда җимерелгәннән соң, таяныч булырлык дәүләт һәм хөкүмәт нигезләре кайчан булган соң? Бары тик XX гасырның 90нчы елларында татарларны ата-бабалар җирендә һәм милли терелү идеясе тирәсендә туплау хәрәкәте башлангач кына, милләттәшләр Казанны рәсми рәвештә күрә һәм ишетә башлады.

Инде хәзер Европа һәм Азиянең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә дә иярченле телевидениене карарга була, bнтернет та ярдәмгә килә, “Азатлык” радиосы да бар. Менә шушы мәгълүмат мохитендә Татарстанның мөстәкыйльлеген юкка чыгару, президент атамасын үзгәртү хәбәре татарларга ничек тәэсир итә соң?

Өлкән буын милләтчеләр мондый чакларда сизгер. Ә яшьләргә дәүләтчелек, милли терелеш, туган телне гамәлгә кую нигә кирәк ул? Яшьләр форумында дәүләтчелек һәм декларациянең 20 еллыгы турында да чыгышлар булды. “Азатлык”ның Казан студиясендә яшьләр форумы җитәкчеләренең кылларын чиерткәләп карадык. Татарстан җитәкчесе нинди сүз белән аталырга мөмкин? Руслан Айсин, Гөлназ Бәдретдинова, Марсель Сабиров, Тәбрис Яруллин һәм Дамир Шәйхетдинов бу мәсьәләгә битараф түгел, аларның үз карашы бар.

Кызлар, егетләр, әгәр дә президент дигән сүз булмаса, аны нинди сүзләр белән алыштырып булыр иде? Мәсәлән, юлбашчы, илбаш, губернатор, хан. Нинди сүзне сайлар идегез? Рамзан Кадыйров имам булырга каршы түгел, диләр. “Звезда Поволжья”да Марат Хәйруллин “Татарстанның юлбашчысы” дип көлебрәк әйтеп куйган.
Марсель Сабиров


Марсель Сабиров. Минемчә, безгә татар һәм төрек телләрен якынайтырга кирәк. Бәлки, төрек сүзләрен кертергә кирәктер. Мәсәлән, баш-бакан – премьер-министр дигән сүз.

Руслан Айсин. Президент сүзе дә урыс сүзе түгел.

Римзил Вәли. Әйдәгез, татар сүзен кушыйк, ягъни глава республики, кызык, татарча ничек булыр иде икән?

Руслан Айсин. Иранда рах бар.

Марсель Сабиров. Бөтен төрки дөньясына таныш булган сүз кирәк. Иң алга киткән дәүләтләрнең берсе – Төркия. Шуның өчен аларга карарга кирәк.

Руслан Айсин. Аларда да президент бит.

Римзил Вәли. Мин һәрвакыт президент урынына илбашы дигән сүзне әйтәм. Шул сүзне хуплыйсызмы? Әйе, бөтенегез дә хуплыйсыз икән. Димәк, мондый эзләнү дә булырга мөмкин.

Дамир Шәйхетдинов. Алай булса, ил дигән сүзгә дә ачыклык кертик.

Римзил Вәли. Минем җавап шулай: ил – ул безнең халкыбыз яшәгән төбәк. Күңелебездә яшәгән дәүләтчелек фикере дә бар анда.

Руслан Айсин. Мин хәзер элитага мөрәҗәгать итәм, әгәр дә басым ныгый икән, бәлки безгә референдум уздырырга кирәктер? 1992 елда референдум уздырдык, декларацияне теркәттек. Димәк, моңа халыкның да ихтыяҗы булды.

Руслан Айсин
Хәзер референдум узса, конституция нигезендә идарә халык кулында бит. Референдум кануннардан өстенрәк тора. Мондагы элита белән халыкның бердәмлеген Мәскәү дә күрәчәк.

Тәбрис Яруллин. Бәлки безгә бер адым алдан барырга кирәктер. Нәрсәдер булганга реакция – бу үткән заман технологияләре. Хәзер алдан күреп эш итәргә кирәк.

Римзил Вәли. Берничә ел элек Тува республикасы референдум үткәрде. Анда “Президент булсынмы, юкмы?” дигән сорау иде. Аларның да тиз генә биреләсе килми. Ягъни республиканың җитәкчесе була, аны бөтен халык тыңлый. Мәскәү аны халыкның тулы вәкиле итеп таныса, булган инде. Минем президент дигән исемгә исем китми. Холдингларның җитәкчеләре дә президентлар бит.

Дамир Шәйхетдинов. Чит илләргә президент, яисә губернатор булып чыгуның да аермасы бар. Мәсәлән, губернатор булса, без Мәскәүдән рөхсәт алырга тиеш. Илчелек тә, вәкиллек тә тота алмыйбыз. Бу мәсьәләнең юридик яклары да бар.

Руслан Айсин. 20 ел эчендә без зур уңышларга ирештек. Милли үзаңыбыз да үсте. Мин үземне суверенитет баласы дип саныйм. Декларация кабул итү миңа зур мөмкинлекләр тудырды. Мин татар гимназиясендә укыдым, татар газетларын укыйм. Без бу уңышларны бирмәскә тиеш. Һәрбер халык үз мәнфәгатьләрен яклый.

Башкортстанда вәзгыять башка. Башкортларның күпчелеге Башкортстанда яши. Татарлар бөтен Русиядә төп фактор. Чөнки 75% татар Татарстаннан читтән яши. Төбәкләрдәге җәмгыятьләр бик көчле.
Дамир Шәйхетдинов


Чеченнар да бу юл белән барырга ниятләнгән иде. Алар кечкенә халык, ләкин һәрбер шәһәрдә 20-30 чечен булса, алар үзара тату яшиләр, милләттәшләренә ярдәм итәләр. Ә бит Татарстан конституциясенең 14нче маддәсендә “Татарстан Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләренә ярдәм итәргә тиеш” дип язылган.

Президент статусын алсалар, аннан республика статусын да бетерерләр. Чишендерә башласалар, аннары шәрә каласың. Әгәр дә без каты итеп үз сүзебезне әйтмәсәк, безнең өчен аны беркем дә әйтми. Чөнки элита бераз четерекле хәлдә, алар куркып та калалар, бөтен әйберне әйтә дә алмыйлар. Ә без әйтә алабыз.

Тәбрис Яруллин. Минемчә, октябрь аенда узачак җанисәп тә үз фикеребезне әйтергә мөмкинчелек бирәчәк. Һәрбер татар булып язылган кеше безнең суверенитетка, әле таянып торырлык нигезгә – Татарстанга карата да үз фикерен белдерәчәк.

Гөлназ Бәдретдинова. Әлбәттә, суверенитетның яхшы яклары булды. Акыллы татар яшьләре буыны үсеп чыкты. Чит төбәкләрдә яшәгән татарлар уянды. Тик шунсы бар, чит төбәкләрдә яшәгән яшьләрнең күпчелеге суверенитетның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми.

Руслан Айсин. Минемчә, без яһүдләр кебек эшләргә тиеш. Алар Израильне күңел тарткан бай җир, ягъни “земля обетованная” дип йөртәләр. Хәтта Камчаткада яшәгән яһүт тә Израильгә үз өлешен кертергә дип йөри. Барсы да туган иле өчен эшли. Безгә дә республика һәм аның махсус статусы булмаса милли-мәдәни үсеш булмаячагын аңлатырга кирәк.

Тәбрис Яруллин
Римзил Вәли. Ә Әрмәнстаннан читтә яшәүче әрмәннәр ил бюджетыннан да күбрәк акча җыялар икән.

Руслан Айсин. Шарль Азнавур: “Әгәр дә син чын әрмән икән, син Әрмән дәүләтенә һичшиксез ярдәм күрсәтергә тиеш”, дип әйтте. Без дә шулай, әгәр дә без татар икәнбез, Татарстанга ярдәм күрсәтергә тиешбез.

Римзил Вәли. Миллионерлар да сезнең кебек булса иде.

Дамир Шәйхетдинов. Социологик яктан күзәткәндә, 90нчы еллардагы милли күтәрелеш булган вакытта милли хәрәкәттә кемнәр иде? Авылдан чыккан бер буын иде. Хәзер бу буын алышынды. Милли хәрәкәткә шәһәрдә үскән яшьләр килде. Шәһәр тәрбиясен, шәһәр авырлыкларын күргән яшьләр элита булып китсә, ул вакытта нәтиҗәләре дә икенче булачак.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта милли тормыш гаҗәеп хәлдә. Бер яктан караганда, татар мәдәнияте, мәгълүмат чаралары, уку йортлары гөрләп тора. Археологлар җир актара, һәйкәлләр тергезелә, милләтнең бай һәм катлаулы тарихы языла. Меңнәрчә фидакарь шәхесләр мәдәнияткә, мәгърифәткә көч сала. Китаплар, спектакльләр, фильмнар иҗат ителә, концерт-тамашалар, элегрәк онытыла башлаган Сабан туйлары, төрле бәйрәмнәр гөрли, яңа төзелгән мәчетләрдә азан-вәгазьләр яңгырый.

Икенче яктан караганда, милли гавәмдә ниндидер сүлпәнлек, гамьсезлек, битарафлык сизелә. Милли телдә сөйләшүчеләр, укый-яза белүчеләр сирәгрәк очрый. Узган гасырның туксанынчы елларында Казан университетының татар филологиясе бүлегендә кабул итү бәйгесендә бер урынга 10-14 кешегә җиткән иде. Хәзер исә 30 кешелек бер төркемне тутыру кыенлаша. Мәскәүдә, Төмәндә, Ижауда ачылган татар бүлекләре шул ук сәбәптән ябылды яки сүнеп баралар. Уфадагы ике югары уку йортының татар бүлекләре дә кыенлыклар кичерә. Бушка югары белем алырга теләүчеләр юк!
Гөлназ Бәдретдинова


Татар басмаларының тиражлары төшү, теле-радиотапшыруларның рейтинглары артмау аларның тәэсирен киметә, бу тармакта эшләүчеләрне авыр хәлгә куя. Милли оешмаларның җыеннарына, мәдәни чараларга йөрүчеләр арасында күбрәк урта һәм өлкән буен вәкилләре.

Митинг һәм пикетлар, корылтайлар әле күптән түгел генә мәйданнарда, зур залларда гөрли иде. Аларны оештыручылар, мөнбәрдән чыгыш ясаучылар инде 70-80 яшькә җитте. Милли хәрәкәттә сәләтле, яңа фикерле яшьләр күренгәләсә дә, алар бик аз.

Милләтләрнең йөзе югалу, туган телнең сирәк кулланылуы, татар гаиләләрен дә яшь-җилкенчәкнең ата-аналары белән урысча аралашуы торган саен ешрак күзгә ташлана. Хәтта ураза аенда да аракы сату кимемәгән татар авыллары бар. Үтереш-суеш, урлашу-көчләү, наркомания турында сөйләүче криминаль хроникада, ни кызганыч, милләттәшләребез дә очрый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG