Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:02

30 август иртәсендә татар яшьләре Татарстанның суверенитет декларациясен кабул итүнең 20 еллыгына багышлап, “Уян, татар!” акциясенә чыкты. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, алар халык санын алуда татарны 125 төркемгә бүлүгә, татар мәктәпләре ябылу, милли университет булмауга, Татарстан суверенитеты турындагы декларациянең кануни көче югалуга каршы шигарьләрен бер сәгатьтән артык күтәреп торды.

“Уян, татар!” акциясендә катнашырга дип Ирек мәйданына утыздан артык кеше җыелды. Алар “Кайда безнең татар телле югары уку йортларыбыз?”, “Татарлар! Тел өчен көрәш – ул безнең Сталинград сугышы! Бер адым да артка чигенмәскә!”, “Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы декларациясе – бу лозунг түгел, ә татар халкының конституцион, халыкара, легитим ирек хартиясе” дигән һәм башка шундый эчтәлекле плакатлар белән басып торды.

Акцияне оештыручы “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Наил Нәбиуллин әйтүенчә, чараның төп максаты – татарны битараф булмауга өндәү һәм дәүләтебезгә 30 август – суверенитет декларациясе көне икәнен искә төшерү.

“Алайса бүген шәһәр көне дигән сүзләр йөри башлады. Шулай ук бу акциядә татар мәктәпләре ябылуга, суверенитетыбыз бетүгә, мәктәпләрдә татар теле кыскартылуга, БДИга һәм 309 канунга, татар телен, татар тарихын бетерүгә каршы чыгабыз. Шуның белән татар халкының бүген дәүләтсез, телсез, мескен халыкка әверелүенә риза түгеллегебезне күрсәтергә телибез”, диде Нәбиуллин.


Акциядә IV Бөтендөнья татар яшьләре форумының кайбер әгъзалары да катнашты. Түбән Вартадан кигән Айрат Галиев, үзе татарча авыр сөйләшсә дә, телне саклап калу өчен борчыла.

“Татарларның бүгенге халәте яшьләрне борчырга тиеш. Мәгарифтә милли компонентны тыю кебек чикләүләрнең битараф калдыруы мөмкин түгел. Октябрьдә булачак халык исәбен алуны да 2002 елдагы кебек булыр, диләр. Безнең милләтне бүлгәләргә исәплиләр. Исемлектә башкорт татарлары да бар. Чынлыкта, андый милләт юк бит. Безне мондый сүзләр белән кимсетмәүләрен таләп итәбез”, ди Себер якларыннан килгән татар егете.

Төмән кызы Зөлфия Речапова да татар телен укытуның кимүе белән тел үзе дә бетәр дип курка.

“Мәктәпләрдә татар телен укытмасалар, онытылыр дип уйлыйм. Безнең Төмәндә татарларның хәле шулай ук яман. Татар теле һәм әдәбият мәктәпләрдә бер сәгать кенә укытылачак”, диде Зөлфия.

Ә менә Башкортстан егете Илдар Идрисов милләт болай гына бирешмәс, дигән фикердә.

“Татар милләте – ул көчле милләт. Әлеге әз-мәз проблемнардан ул барыбер үлмәячәк. Онытмаска кирәк: ул – безнең туган тел, без – татарлар, шуның белән яшәргә кирәк”, ди ул.

“Уян, татар!” акциясенә Чаллы шәһәреннән дә өч кеше килгән.

“Чөнки Чаллыда шундый акция белән чыгарга үзебезгә рөхсәт итмәделәр. Казан яшьләренә ярдәм итәргә килдек”, ди Илмир Салихов.

Чаллыдан килгән Илнур Сәлахов та акциядә катнашу максаты турында сөйләде.

“Мин бүген бу очрашуга бер максат белән генә килдем – татар халкы йокыдан торырга тиеш. Беренче чиратта, ул үз телен, динен сакларга, милләт буларак сакланып калырга тиеш. Икенче чиратта, мәгарифкә, мәдәнияткә кагыла. 309нчы канунны бетерергә кирәк. Аннары, суверенитет мәсьәләсендә, безгә федераль үзәк белән яңа шартнамә төзергә кирәк дип саныйм. Чөнки әлеге шартнамә Татарстан мәнфәгатьләрен бик кыса”, диде Сәлахов.

Гомумән алганда, акциядә катнашучылар бу эшнең нәтиҗәсе булыр, дигән фикердә. “Үз мисалыбызда татарларга көчебезне, йоклап ятмавыбызны күрсәтәбез. Кеше күрә һәм кушылачак”, ди алар.

Шигарьләр күтәреп торучы яшьләр яныннан узып китүчеләр дә битараф калмады. Илмир Салихов, мәсәлән, бер машина йөртүченең мактау сүзләре әйтүе турында белдерде.

Асия ханым исә яшьләрдән канәгать булуын әйтте: “Бик әйбәт чара. Чынлап та, халык йоклый шул. Рәхмәт сезгә”, диде ул.

Исемен әйтергә теләмәүче икенче бер ханым “Татарстанның 1990 елдагы суверенитет турындагы декларациясенең кануни көчен торгызуны таләп итәбез – республика халкының 61,7 % тавыш биргән иде” дигән шигарьгә каршы булуын белдерде.

“Бу хәлләр 1990 елда иде. Хәзер 2010 ел бит инде. Һәр кешегә моның белән нәрсә отып булуын аңлатканда гына халыкның 61% җыярга мөмкин. Шәхсән мин безнең суверенитет белән ни дә булса отачагыбызга шикләнәм. Миңа калса, үзебезне Русия составында дип санасак, Русия хакимияте белән бергә булсак кына, барысы да яхшы булыр.

Әгәр бу шигарь янына моның белән ни отачагым турындагы плакат та куйсагыз, мин килешер идем. Нәтиҗәдә ни буласын аңламагач, чын татар кызы булуыма карамастан, суверенитет белән барысы да яхшыга үзгәрәчәгенә шикләнәм. Татар телен белү миңа нәрсәгә кирәк? Теләүчеләр имтиханын татарча бирсен, теләүчеләр өчен татарча бер факультет булсын, әмма суверенитет белән гади кешеләр түгел, идарәчеләр генә ота бит”, диде ул.

Ирек мәйданына җыелган яшьләр акцияне “Татарлар, берләшегез! Ил өчен көрәшегез! Тел өчен көрәшегез! Бәйсезлек!” дигән шигарьләр әйтеп тәмамлады. “Азатлык” татар яшьләре берлеге киләчәктә дә уяту эшен дәвам итеп, төрле очрашулар оештырырга, милләт, тел проблемнарын аңлату эшләрен алып барырга планлаштыра.


Бәйрәм дәвам итә

30 август көнен Казан – шәһәр көне, Республика көне итеп үткәрә. Аны суверенитет көне итеп истә калдыручылар, әле дә шулай күрергә теләүчеләр исә көнне протест акцияләре белән каршылады. Иртәнге якта татар яшьләре Ирек мәйданында җыелса, татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Тукай һәйкәле каршында пикет оештырды. Ә бәйрәм чаралары әле кичкә кадәр барачак.

Көндезге якта казаннар Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшыруны тамаша кылды. Шунда ук шәһәрнең почетлы ватандашларын бүләкләү тантаналары һәм XXV республикакүләм “Уйнагыз, гармуннар” халык иҗаты фестивале оештырылды.



Кич белән Казан милли-мәдәни үзәге каршында танылган эстрада йолдызлары катнашында “Милли түгәрәк” исемле концерт программасы үтә. Ул махсус IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары өчен әзерләнгән.

Казанның меңъеллык мәйданында исә Русия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары чыгыш ясау планлаштырылган. Кичке сәгать унда Казан өстендә бәйрәм салюты булыр, дип көтелә.

22.30 Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасының алгы өлешенә куелган экранда республика һәм заман турында Русиядә моңа кадәр күренмәгән 3D тамаша - видеоинсталляция күрсәтеләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG