Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Израил яһүд руханиеның фәлестиннәр турындагы сүзләрен хөкем итте


АКШ һәм Израил хөкүмәтләре Израилнең танылган яһүд дини җитәкчеceнең фәләстиннәр һәм аларның җитәкчесе Мәхмүт Аббаска каршы нәфрәт эчтәлектәге сүзләрен кире какты. Раби Овадиа Йосыф, узган шимбә көнне ясаган чыгышында, фәләстиннәрнең нәфрәткә лаек дошманнар булуын Фәләстин башлыгы Аббасның юкка чыгуын теләвен әйткән иде.

Аның бу чыгышы Израил һәм Фәләстин җитәкчеләренең Вашингтонда булачак тынычлык сөйләшүләренә берничә көн калганда яңгырады.

Израил премьеры Нетеньяһу 30 августта ясаган рәсми белдерүендә, раби әйткән сүзләр Израил рәсмиләре һәм хөкүмәте фикерен чагылдырмый, дип әйтте.

АКШ дәүләт департаменты да рабиның (раввин) әлеге "кимсеткән" сүзләренең Израил белән Фәләстин арасында башлаячак тынычлык сөйләшүләренә зыян китәрә алырлык көчтә булуын белдерде.

Тынычлык сөйләшүләре пәнҗешәмбе көнне Вашингтонда башлана.

Аббас очрашу алдыннан Үрдүндә ясаган чыгышында, "Яһүди мәхәлләләре төзелеше дәвам итсә, сөйләшүләрнен уңышсыз тәмалануында Израилнен җаваплы булачагын әйтте.

Гыйракта туган 89 яшьлек раби Овадиа Йосыф әлеге вакытта Израилдә хөкүмәт коалиция уртагы дини партиянең мәгънәви башлыгы вазыйфасын башкара.
XS
SM
MD
LG