Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Суданда кулга алынган русияле пилотлар иреккә чыгарылды


Суданда урланып кулга алынган Русия пилотлар иреккә чыгарылды. Бу хакта Русия федерация шурасының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе, Русия президентының Судандагы махсус вәкиле булып эшләгән Михаил Маргелов белдерде.

Русия вәкиле сүзләренә караганда, озак барган сөйләшүләрдән соң пилотларны урлаган кешеләр аларны иреккә чыгарырга ризалаша. Ләкин вәкил пилотларның нинди шартлар бәрабәренә азат ителүе турында мәгълүмат бирмәде.

Суданның Дарфур төбәгендә җирле һава юллары ширкәтләренең берсендә эшләгән 3 русияле пилот үткән якшәмбедә кулга алынган иде.

XS
SM
MD
LG