Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Малики: "АКШ бүлекчәләре чыгу белән Гыйрак үз бәйсезлеген яулады"


Гыйрак премьеры Нури әл-Малики ТВда ясаган чыгышында, АКШ сугыш бүлекчәләренең илдән чыгуы белән Гыйракның үз бәйсезлеген яңадан казануын әйтте.

Әл-Малики "Бүген Гыйрак бәйсез дәүләт, үз киләчәге турында үзе карар кыла ала. 31 август Гыйрак халкы өчен һәр вакыт мөһим тарих булып калачак" диде.

2003 елның март аенда АКШның Гыйракка басып керү гамәленә каршы торган Барак Обама 2008 елдагы президент сайлау чаралары чыгышында Гыйрактагы сугышны туктатырга вәгъдә иткән иде.

Американың Гыйрактагы сугыш чаралары 7 ел ярым дәвам итте.
XS
SM
MD
LG