Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларустагы Русия илчелегенә утлы шешә ыргытылды


Беларус рәсмиләре Русиянең Минскидaгы илчелеге алдына билгесез шәхесләрнең 2 утлы шешә ыргытуын белдерде. Вакыйгада зыян күрүче булмаган. Һөҗүм турында тикшеренү эшләре дәвам итә.

Беларус хөкүмәте һөҗүмне хулиганлык буларак атады. Русия тышкы эшләр министры вакыйганың җитди тикшерелүен таләп итә. Министрлык һөҗүм турында ясаган белдерүендә, аның илчелек эшләренә һәм Русия-Беларус арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян итү максатында оештырылуын әйтте.

Министрлык шулай ук киләчәктә охшаш һөҗүмнәр булмасын өчен Беларус милициясен кирәкле иминлек чаралары күрергә чакырды. Илчелек тирәсендә иминлек арттырылды.

Әлеге һөҗүм Беларуста Русия илчелегенә каршы булган беренче һөҗүм түгел. 2001 һәм 1997 елларда да охшаш һөҗүмнәр булган иде.
XS
SM
MD
LG