Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

Татарстан мөстәкыйльлеге декларациясенең 20 еллыгы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан Казанның Ирек мәйданында Русиядә беренчеләрдән булып 3D форматындагы тарихи эчтәлекле видеоинсталляция күрсәтелде.

Моңа кадәр беркайчан да Республика көнендә Ирек мәйданы быелгыдай шаулап тормагандыр. 30 август кичендә Җәлил исемендәге опера һәм балет театры баганалары арасыннан галәмәт зур аҗдаһа оча торган елан килеп чыккач, берничә дистә мең тамашачы “ах” итте. Нәкъ шушы мәйданда 1990 елның 30 августында кичке сәгать 10 белән 11 арасында мөстәкыйльлек декларациясен кабул итү уңаеннан митинг җыелган иде.

Ниһаять, депутатлар тавыш биреп, Татарстан мөстәкыйльлеге декларациясе кабул ителгәч, җыелган халык татарча “Әфарин!” кычкырып, татар иҗтимагый үзәге рәисе депутат Марат Мөлековны күккә чөйде. Инде ике дистә ел үткәч тә бу вакыйга онытылмый. Хәтта “мөстәкыйльлек”, “суверенитет” сүзләре сирәгрәк кулланылса да, аларның мәгънәсе үзгәрә төшсә дә, бу көн онытылмый.

Дөресен әйтергә кирәк, август ахырында Татарстан милли җәмәгатьчелеге декларацияне оныту, мөстәкыйльлекне югалту турында пошынды. Быел Республика көне дә зурлап үткәрелмәс, декларацияне искә алучы булмас, искә алсалар да, куркып кына әйтерләр дигән фаразлар яңгырады.

Әйтергә кирәк, Казан шәһәре урамнарында мөстәкыйльлек, Татарстанның 20 еллык көрәше һәм үсеше турында шигарьләр күренмәде. 30 августта кайда нинди чаралар булачагы турында мәгълүматлар газетларда күрсәтелсә дә, урам афишаларында мондый мәгълүмат күренмәде. Әгәр дә тимер юл вокзалына килеп төшеп, Казан буйлап китсәң, бүген нинди көн икәнлеген, кайда нинди чаралар үткәнен һәм ни өчен әле дүшәмбе көнне шәһәр уртасында бәйрәмчә киенгән кешеләр җыр-бию карап йөргәнен аңларлык түгел иде.

"Казан" милли-мәдәни үзәге каршында узган концерт

Ә бит бәйрәмгә чыннан да зурлап әзерләнгәннәр. Зур акчалар тотканнар, шуңа күрә мәгълүмат таратуга игътибар һәм акча калмаган кебек тоела. Ә бәлки бу көннең милли азатлыкка бәйле булуын кычкырып әйтү кирәкмәгәндер дә? Һәрхәлдә, бәйрәмнең асылын казаннар үзләре, бигрәк тә татарлар, милли демократик рухлы кешеләр яхшырак белгәндер.

Пессимистларның фаразлары хак булып чыкмады. Декларация турында онытмау гына түгел, Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов нәкъ шушы вакыйга уңаеннан рәсми белдерү белән чыкты. Бәйрәм чаралары гадәттәгедән кимрәк түгел, ә хәтта киңрәк колачлы иде.

Президент кубогына ат чабышлары үтте, анда Татарстан президенты кубогын һәм зур сумма акчаны Краснодар крае вәкиле алып китте. Биектауда авто-узышта халыкара ярышның җиңүчесе булып атаклы швед спортчысы Хансен танылды, аңа Татарстан президенты кубогы тапшырылды. Ә президент-спортчы Рөстәм Миңнеханов үзе Хансеннан соң икенче булып килде һәм алар икесе дә бүләкләү баскычларында дустанә басып тордылар.

Бу көндә булган вакыйгалар турында “Азатлык” радиосы хәбәр иткән иде. Шуңа өстәп, Туфан Миңнуллинга Казан шәһәренең Мактаулы гражданы исеме бирелү турында да әйтергә кирәк. Тукай бүләге лауреатларына диплом тапшыру тантанасына бу юлы президент Рөстәм Миңнеханов белән бергә беренче президент Миңтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бергәләп килделәр. Алар шунда ук гуманитар университетның сәнгать белеме факультетына кереп, Казандагы студентларының Кукмарадагы җырчылар белән видео-экран аша бергәләшеп уртак хор җырын башкаруына шаһит булдылар.

Шунда ук көнне алар заманча технологияләр проекты ачылуга да катнашып, 4G форматында күләмле сурәтләргә махсус күзлекләр аша карадылар.


М.Горький исемендәге паркка килүчеләр совет замандагы кием, бизәнүләрне, ял итү тамашаларын күрделәр. Автоматка 3 тиен салып газлы су эчү һәркемгә ошады. Әгәр дә егет-кызлар кочаклашып йөрсәләр, аларны кызыл тасма бәйләгән дружинниклар кисәтеп тордылар. Вахитов һәйкәле янында җыелучылар рус һәм чит ил телләрдәге заманча җырларны тыңлады.

Ә татарча тамашага сусаганнар Казан милли мәдәни үзәге каршындагы мәйданга җыелды. Анда яшьләр форумы делегатлары, “Татар моңы” фестивале лауреатлары, татарларның иң атаклы артистлары чыгыш ясады.

Петербурдан Альберт Асадуллин, Уфадан Ришат Төхватуллин, шулай ук башка шәһәрләрдән килгән артистлар белән беррәттән Казан артистлары чыгыш ясады. Аларның монда күңел ачу өчен генә түгел, азатлык, милли күтәрелеш турында онытмау, тарихи ядкарьләрне, гореф-гадәтләрне саклау өчен килгәне сизелеп тора иде.

Кичке 6-7дән башлап, Казан Кирмәне һәм цирк арасындагы элекке Ташаяк мәйданында Русия һәм чит ил эстрадасы артистлары үз тамашачыларын җыйды. Дөрес, кичке сәгать 10 да күккә сибелгән фейерверк утлары бу юлы еракларга күренеп тормады, ә бары тик Казансу һәм Кирмән тирәсендә генә күренде.

Ирек мәйданы

Аның каравы Ирек мәйданында кичке 10.30да башланган тамашаның 1990 еллардагы инкыйлабны хәтерләтте. Мәйданга җыелучыларның саны ул замандага митингка килүчеләрдән күбрәк иде. Голландиядән килгән инженерлар Казан тарихы, аның Көнчыгыш һәм Көнбатыш очрашкан урындагы шәһәр булуы, спорт казанышлары, Универсиада әзерлек турындагы образлы хәрәкәтләрне инсталляция ярдәмендә Җәлил театры алгы өлешенә төшерделәр.

Элек рәсемнәр бер генә яссылыкта сурәт яки кино итеп күрсәтелсә, хәзер инде вакыйгалар һәм каһарманнар өч яссылыкта күренә торган күләмле, җанлы сурәтләргә әйләнде. Сәясәттә дә шундый өч яссылыклы, зур күләмле вакыйгалар очрый башлады. Татарстанның сәяси язмышы шундыйлар рәтендә.

30 августта Казанның үзәге нурга күмелеп, төн уртасына кадәр гөрләп торды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG