Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:52

Ижау шагыйре Казанны сагына


Татарстандагы үзгәрешләр татарлар өчен генә түгел, Идел-Уралдагы башка милләт вәкилләре өчен дә әһәмиятле. Татарстан үзенең 20 еллык суверенлыгын тантана иткән көннәрдә Удмуртиянең атказанган журналисты Евгений Никишин Казанга сокланып та, сагынып та карый.

Евгений Никишин инде кырык елдан артык Ижауда гомер итә. Удмуртия башкаласына ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач килеп урнашкан. Удмуртиядә радио, телевидениядә эшләгән, хәтта газет җитәкләгән. Бүген ул лаеклы ялда.

Евгений Никишин гомере буе Казанны сагынып, Татарстандагы, Казандагы үзгәрешләрне игътибарында тотып яшәвен әйтте. Хәзер ул нәшриятка шигырьләр җыентыгы әзерләгән. Шул шигырьләре арасында Казанга багышланганнары да бик күп. Автор Татарстан композиторлары белән элемтә булдырып, бу сүзләргә көй язылыр дип өметләнә. Бу җырны Ренат Ибраһимов башкаруында ишетү - аның зур хыялы.

“Мин 20 ел булган вакыйгаларны яхшы хәтерлим. Татарстан суверенитет алып, аны үз халкы, үз төбәге үсеше өчен бик яхшы кулланды”, ди Евгений Никишин.

Татарстан бар татарның тарихи ватаны санала. Берүк вакытта Татарстанда туып, йә анда белем алып, әмма төрле сәбәпләр аркасында Удмуртиягә килеп урнашкан башка милләт вәкилләре өчен дә Татарстанның сәяси, икътисади уңышлары үзенчә сөенеч булып тора.

XS
SM
MD
LG