Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:12

Башкортстанга яңа президент куелуга 40 көннән артык вакыт үтсә дә, ул үткәрергә җыенган милли сәясәтнең контурларын шәйләп булмый. Һаман булса Рөстәм Хәмитов авызыннан “татар” яисә “милли тигезлек” дигән сүзләрнең чыкканы юк.

Республиканың яңа хөкүмәтен төзегендә, президент Хәмитов, нигездә, элекке президент Мортаза Рәхимов командасында булган башкортларга өстенлек бирде. Республиканың барлык районнарын корылык баскан булса да, Хәмитов әфәнде республика авыл хуҗалыгының умыртка баганасы булган татар районнарына түгел, ә Урал арты хуҗалыкларына ярдәм итү өчен махсус комиссия төзеде.

26 августта исә Рөстәм Хәмитов Сибай шәһәрендә һәм Баймак районында булып, ул якта яшәүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләрен тикшерде. Шунысы да игътибарга лаек: яңа президент андагы халык белән башкортча сөйләшергә тырышты, татар сүзләре ычкынгаласа да.

Әлбәттә, республика халкы, бигрәк тә татарлар, яңа президенттан башкортча сукалауны гына түгел, ә милли-мәдәни өлкәдә яңа, гадел сәясәт үткәрүен көтә. “Толерантность” хәрәкәте үткәргән социологик тикшерүләргә караганда, республика халкының 86% яңа президент элеккесеннән яхшырак булыр, дип өметләнә икән. 85% халык Рәхимовның китүен уңай бәяләгән.

Бу аңлашыла да: күпмилләтле республика президенты булып исәпләнсә дә, Мортаза Рәхимов, үзенә хәтле булган Башкортстанның элекке җитәкчеләре кебек, үзен республика президенты итеп түгел, ә “Башкорт иле” хакиме итеп тотты. Башкорт теленә, мәдәниятенә үсеш өчен өстенлекле шартлар тудырып кына калмады, татар халкын рухи кысуны да алга сөрде.

Рөстәм Хәмитов та, элек республика башында булган Зыя Нуриев, Мидхәт Шакиров, Мортаза Рәхимов юлыннан китмәсме? Күпләрне шушы сорау борчый. Борчылырга нигез юк түгел. Бик күпләр Рөстәм Хәмитовның интернет-блогына башкорт телен көчләп укытуны туктатуны сорап язсалар да, Хәмитовтан әлегә җавап юк. Җавап аның укытучыларның август киңәшмәсендәге чыгышында да яңгырамады.

Башкорт телен көчләп тагуны туктату кирәклеге турында Башкортстандагы фирка башлыклары президент Хәмитов белән 25 августта булган очрашуларында да белдергәннәр. 30 августта республикадагы татар, мари, рус, чуаш милли оешмалары да Хәмитов утырган Республика йорты янында башкорт телен көчләп укытуга каршы пикет үткәрделәр. Ягъни бу мәсьәлә Башкортстанда күпчелекне борчый торган мәсьәләгә әйләнде.

Татар җәмәгатьчелеге татар балаларына башкорт телен мәҗбүри укытуны татарларны мыскыл итү, башкорт элитасының республикага кем хуҗа икәнлеген танытырга маташуы дип карый. Ни дисәң дә, татар баласы ана телен белә икән, ана телендә укый икән – ул башкорт телен дә белә дигән сүз. Дөньяда татар-башкорт сүзлеге юк һәм ул була да алмый. Шуларны белә торып та татар балаларының башын башкорт теле укытып бутау махсус рәвештә, татарларның үзаңын җимерергә маташу дип тә кабул ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG