Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова: "Читлек эчендә бәйрәм итәбез"


Фәүзия Бәйрәмова, Раиф Галиев (артта)
Фәүзия Бәйрәмова, Раиф Галиев (артта)

Татарстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итүнең 20 еллыгы Чаллыда кабат чәчәкләр бәйрәме рәвешендә билгеләнеп үтелде. Рәсми котлаулар, сөйләшүләр күренмәде. Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре 30 август кичендә Түбән Камада ифтар ашына җыелды. Анда 20 еллык уңаеннан, узган һәм бүгенге вәзгыятькә мөнәсәбәт тә белдерелде.

Мәҗлесне шәһәрнең милли хәрәкәте татар эшмәкәрләрен җәлеп итеп оештырган. Ифтар ашын Габделхәт хәзрәт Коръән белән башлады. “30 август уңаеннан хөкүмәт тарафыннан котлау ишетмәдем, бәйрәм мөбәрәк булсын”, диде хәзрәт.

Раиф Галиев, “Чулман” кафесы хуҗасы, 1990 елда Татарстан депутаты буларак, мөстәкыйльлек турында декларация кабул итүгә үз өлешен кертте. Раиф әфәнде шушы 20 ел эчендә азатлык хәрәкәтендә көч куйган Марат Мөлеков, Вафирә Гыйззәтуллина, Әбрар Кәримуллин, Рәшит Ягъфәров кебек мәрхүмнәрне искә алды. Чаллы, Түбән Кама, Уфада мәрхүм булган милләтчеләрнең дә исемнәрен атады.

Мәҗлескә килгән 50гә якын кеше Фәүзия Бәйрәмованың чыгышын ишетте:

“Без көрәшкә чыкканда ниятебез изге иде. Татар халкына бәйсез дәүләт таләп иттек. Халыкның дәүләте булмаса, ул башка милләт аягы астында юкка чыга. Сәясәтчеләр дә, милләтчеләр дә, татар зыялылары да бәйсез дәүләтне максат итеп куйды. Уңышлар юк. Мәктәп, мәчетләр булуга куандык. Башка максатка ирешмәдек. Башка дәүләт кануны белән, байлыгыңны шуңа биреп яшисең икән, улларыңны аның гаскәренә җибәреп, табут белән кайтаралар икән, бу милләт әле бәйсез түгел. Без – кол хәлендә.

Казанның 1000 еллыгын уздырганда, читлек эчендә бәйрәм итәбез, дидем. Хәзер дә шулай. Халыкны читлектән чыгара алмадык. Моңа без дә, беренче чиратта җитәкчелек гаепле. Милләтчеләр яулаган бәйсезлекне саклый алмады. Нәтиҗәсе билгеле”, диде Бәйрәмова.

Үз юлыбызны сайларга вакыт

Түбән Кама милли хәрәкәте вәкиле Раиф Галиев Зөя һәм Болгар җирләрен торгызуга, Русиядә православ диненең җәелә баруына мөнәсәбәт белдерде.

“Миңтимер Шәймиев аптыраганнан Зөя монастырен, чиркәвен торгызуга кереште. Моның өчен бездән акча җыймакчылар. Болгар – монда бер сәбәп кенә. Русия җитәкчеләре милли байрак итеп православ динен алды һәм “бер дин, бер милләт” сәясәтен алып бара. Безгә Коръән кануны белән яшәргә вакыт”, диде үз чыгышында Раиф әфәнде.
Рәфис Кашапов (с), Айдар Хәлим (у)

Язучы Айдар Хәлим татар бәйсезлек көрәшен метродагы эскалатор белән чагыштырды: “Без бер менәбез, бер төшәбез. Бу хакимияткә сәяси, икътисади, социаль һәм әхлак ягыннан бәя бирер вакыт җитте. Милли көрәшне шуннан башлыйк”, дип тәкъдим итте Айдар Хәлим.

“1552 елдан бирле татар 40-50 ел саен күтәрелеп торды. Бу хәрәкәт туктамаячак. Әлегә бездә чигенү бара. Булган мәхкәмә эшләре – Русия империясенең безгә каршы көрәше. Рус булмаган башка халыкларга да басым бара”, дигән фикерне әйтте Чаллы ТИҮе Рәфис Кашапов.

Түбән Кама ТИҮ рәисе Хәлил Әюпов Русия кануннары нигезендә милли көрәш алып бару мөмкин түгел, дип саный. Шуңа татар мохитенә, дингә якынаерга чакырды.

30 август мәҗлесендә катнашкан башка бик күпләр үз фикерләрен әйтте. Фәрит Заһидулла, мәсәлән, “Рус белән федерация дә, конфедерация дә төзү мөмкин түгел. Безгә үз юлыбызны сайларга вакыт”, диде.
XS
SM
MD
LG