Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыскалыкта – осталык


Интернетта микроблоглар алып бару нәрсә бирә?

Дөньядан артта калмаска тырышучы замана кешесе көн дәвамында дистәләп кеше белән аралаша, йөзләгән ситуациядә булырга өлгерә, меңләгән мәгълүматны үзенә сеңдерә. Шушы шаукымда иң мөһим элементларны аерып алып, интернетка элеп бару кайбер кешеләрнең көндәлек шөгыленә әверелде. Сүзебез микроблоглар турында.

Фәлән җиргә бардым, фәлән җирдән кайттым, фәләнчә уйлыйм кебек кыска язмалар микроблогларның нигезен тәшкил итә. Бу өлкәдә иң популяр саналган “Твиттер” сайтында, мәсәлән, бер язманың күләме 140 символ белән генә чикләнә. Болар турында info-islam.ru порталы редакторы, актив микроблоггер Искәндәр Нәбиуллин белән әңгәмә корабыз.

Искәндәр, нәрсә ул микроблог?

Блогларны бар кеше дә беләдер. Аларны хәзер “бишенче хакимият” дип тә әйтәләр. Матбугат чараларында күрә алмаган нәрсәләрне блогларда табабыз. Ә микроблог – кыска язмадан торган блог. Социаль челтәрләрдәге “статус” кебегрәк. Күп очракта бу теге яки бу ресурска сылтама була.

Татарда “кыскалыкта – осталык” дигән сүз бар. Микроблог алып бару, ягъни фикереңне кыска итеп әйтү су буе текст язганга караганда авыррак та булып чыгадыр?

Анысы бар. “Твиттер” кешене үз фикерен кыска, төгәл һәм конкрет әйтергә өйрәтә, чөнки 140 символга сыешасы бар. Әмма икенче яктан уңайлырак та, вакытны да әзрәк ала.

Күптән түгел Русия президенты Дмитрий Медведев АКШка сәфәре вакытында “Твиттер”ның хуҗасы белән очрашып сөйләшкән иде. Әлеге ресурста үз битен дә теркәде. Хәзер шуның аша ниндидер яңалыклар җиткерә, фикерләрен әйтә. Хәтта “Твиттер”да бер радиостанцияне юбилее белән дә котлаган иде. Шактый оригиналь ысул, шулай бит. Аңлашыла ки, зур түрәләр өчен “Твиттер”, беренче чиратта, PR өчен кирәк. Ә гади халыкка нәрсәгә ул?

Мин дә Медведев “Твиттер”ына кушылдым. Ул үзенең рәсми сайтындагы матбугат релизларын күчереп кенә куя. Минемчә, бу эшне ул үзе башкармыйдыр, махсус кешеләре бардыр. Әйе, бу, беренче чиратта, PR өчен кирәк. Ә халыкка? Менә, мәсәлән, миңа үзем кебек фикерләүче кешеләрне табу мөһим, алар белән аралашу кызык. “Твиттер” мондый мөмкинлек бирә. Хәзер дуслар белән очрашасы да юк: интернеттан гына да карап-белеп була кайда нишләп йөргәннәрен.

Безнең уртак дустыбыз интернет-активист Илшат Сәетов “Твиттер”да бите булмаган кеше минем өчен кызык түгел” дигән иде. Шунда үземне ким хис иттем, чөнки бу сайтта әле теркәлергә өлгермәдем. “Твиттер”да үз битеңне булдыру шул хәтле мөһим эш микәнни ул?

Интернетны актив кулланучы кешенең “Твиттер”да үз бите булырга тиештер инде ул. Илшат хаклыдыр.

Ә татарлар күпме “Твиттер”да?

Шактый бар. Әмма күп дип әйтә алмыйм. Әлеге дә баягы шул интернет-активистлар инде.

Татарча язамы соң алар?

Берничә дустым бары тик татарча гына яза. Ә болай, татарча текст бик күп түгел.


Әйтәсе фикереңне төгәл һәм кыска итеп әйтә белү – үзе бер сәләт. Микроблог шушы сәләтне үстерергә мөмкинлек бирә. Әмма бу язулар эшсезлектән интегеп кенә язылмасын иде. Сәяси, җәмгыяви, милли яктан эчтәлекле булсыннар иде. Шул вакытта гына блоглар һәм микроблогларны Искәндәр Нәбиуллинча “бишенче хакимият” дип авыз тутырып әйтә алачакбыз.
XS
SM
MD
LG