Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

Бесланда матәм чаралары үтә


Бүген Төньяк Осетиядә Беслан мәктәбендә булган фаҗигале хәлләрне искә алалар.

Алты ел элек мәктәпкә бәреп кергән террорчылар укучылар һәм укытучыларны тотык итеп алды. Мәктәпкә һөҗүм нәтиҗәсендә 336 кеше һәлак булды. Аларның 186сы балалар иде.

Матәм чаралары мәктәп торган урында һәлак булганнарның истәлегенә чәчәк салудан башланып китте.

Искә алу чаралары 3 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чөнки бу көнне Беслан мәктәбе фаҗигасе кан кою белән тәмамланган иде.

XS
SM
MD
LG