Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда Израил-Фәләстин сөйләшүләре башлана


Вашингтон – Бүген Вашингтонда американ президенты Барак Обама, Израил премьер-министры Беньямин Нетаняһу, Фәләстин җитәкчесе Мәхмүт Аббас катнашында өчьяклы очрашу башлана.

Бу очрашу Израил белән Фәләстин арасында солых сөйләшүләренә юл ачар дип көтелә.

Сишәмбедә Иорданның Көнбатыш ярында булган атышулар вакытында Израилнең дүрт кешесе һәлак булган. Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны Фәләстиннең, Израил белән сөйләшүләргә каршы чыгучы Хәмәс төркеме үз өстенә алды.

Фәләстин рәсмиләре һөҗүмгә тәнкыйть белдерде.
XS
SM
MD
LG