Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман каберләрен мәсхәрәләгән ике яшүсмер хөкем ителде


Түбән Новгород -- Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәре мәхкәмәсе мөселман каберләрен мәсхәрәләгән ике яшүсмергә гаепләү карары чыгарды.

Җирле прокуратура белдерүендә әйтелгәнчә, алар шартлы рәвештә берсе 2 елга, икенчесе 2 ел 4 айга хөкем ителгән.

Бу яшүсмерләр Кстово шәһәре зиратының мөселман өлешендә 2008 елда 10 кабер, 2009 елда тагын 7 каберне мәсхәрәләүдә гаепле дип табылган.
XS
SM
MD
LG