Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Рубины яңа уенчыларга иң күп акча сарыф итүче клублар арасында


Казан – Казанның Рубин такымы яңа уенчылар сатып алу өчен иң күп акча сарыф иткән клублар арасына керде.

Goal.com интернет басмасы мәгълүматына караганда, 2010 елның җәендә Казан такымы 6 яңа уенчыны сатып алу өчен барлыгы 43 миллион евро сарыф иткән.

Шушы күрсәткеч белән Рубин иң күп акча түгүче клублар исемлегендә 5нче урында.

Ул бары тик Европаның 4 мәшһүр такымыннан калыша. Беренче урында Англиядән Манчестер Сити - 145 миллион евро. Икенче урында Реал (Мадрид) – 81 миллион. Өченче урында Барселона – 71 миллион һәм дүртенче урында Ювентус – 56 миллион евро.
XS
SM
MD
LG