Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәктәпкә ышаныч кимеми


Республикадагы барлык мәктәпләрдә һәм Казандагы 2нче татар гимназиясендә дә Белем көнен бәйрәм иттеләр. Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирү тыелса да, бу уку йортына ышаныч бетмәде.

1 сентябрь көнне Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә Белем көненә багышланган тантана булды. Ул башка бик күп мәктәпләрдән аермалы буларак, татар телендә үтте. Анда укытучылар балаларны татарча сәламләде, Рамазан аеның дәвам ителүе искә алынды, укучылар да үзара да татарча сөйләште.

Гимназия җитәкчесе Камәрия Хәмидуллинаның әйтүенә караганда, Бердәм дәүләт имтиханын русча гына бирү кертелсә дә, бу татар мәктәбенә килүче балалар саны кимемәгән. 1 сентябрь көнне 2нче татар гимназиясендә елдагыча 50 бала укый башлады.

“Укучылар саны кимемәде, әмма БДИ татарча бирү балаларга начар тәэсир итәр, дип курка торган кешеләр бик күп. Монда куркасы түгел, балалар татарча гына түгел, белемне рус телендә дә, инглиз телендә дә туплый. Нишләп әле без бер телдә имтихан бирүдән куркып торырга тиеш?”, диде 2нче гимназия җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина.

Бу мәктәптә татар зыялыларның балалары укый. Әти-әниләр арасында татар театры артистлары, телевидение алып баручылары, милли оешма әгъзалары күренде.

Малаен бу гимназиягә 9 ел элек биргән Гүзәл ханым да, бу көнне баласы белән бергә дулкынлана иде. Ул татар гимназиясендә биргән белем белән канәгать, әмма аны Бердәм дәүләт имтиханын русча гына бирү бераз куркыта.

“БДИ мәсьәләсендә бераз курку бар. Әмма монда русча да әйбәт укыталар. Имтиханны татарча да бирүне калдырырга кирәк иде. Авылдагы укучылар ни эшләсен? Анда да акыллы балалар бар. Алар да ЕГЭ белән дөньяга чыга алыр иде. Татар кешесен кысрыклыйлар булып чыга инде”, диде 9нче сыйныф укучысының әнисе Гүзәл ханым.

"Бүген беренче сыйныфка бирәсе булса, балагызны татар гимназиясенә алып килер идегезме?", дигән сораудан соң Гүзәл ханым икеләнеп калды. "Нәрсә әйтергә дә белмим инде, монда балалар чыннан да тәртипле, белемнәрне дә әйбәт бирәләр, шул БДИ гына күңелне борчый", диде ул.

Белем көненә багышланган бәйрәмнән соң, гимназия мөдире янына бер төркем элекке укучылар килде. Аларның бер өлеше дәүләт имтиханын татарча биреп өлгергән, башкалары – русча тапшырган. Яшьләрнең барысы да югары уку йортларына керә алган булып чыкты. Алар 1 сентябрь көнне укытучы апаларны котларга, аларга рәхмәт әйтергә килгән иде.

Ата-аналарның да инглиз һәм рус теле укытучыларына рәхмәтләр укып торуын ишеттек. "Сезнең ярдәмегез белән балам имтиханнарны бик уңышлы тапшырды", диде бер ана гимназия укытучысына. Ягъни бу татар мәктәбе ата-аналрның күңелен төпле белем һәм милли тәрбия белән яулаган.

Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирү тыелгач, бу татар гимназиясенең һәм башка татар мәктәпләренең хокукларын яклауны сорап, бер укучының әнисе, Аида Камалова Страстбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә гариза чиратын көтеп ята, әмма ул кабул ителгән һәм якын арада каралырга тиеш.

Шәһәрдә татар гимназияләре санаулы. Милли җәмәгатьчелек вәкилләре бөтен өмет татар авылларына, ди әйтеп килә. Әмма авылларда да балалар кими. “Ватаным Татарстан” газеты язганча, балалар саны кимү сәбәпле, Саба районында яңа уку елында гына 7 башлангыч мәктәп ябылган. Теләчедә районның 8 мәктәбенә быел беренче сыйныфка бер укучы да кабул ителмәгән. Бу районда моңа кадәр читтән кайтучыларның балалары ярдәмендә генә мәктәпләрдә укучылар җитәрлек булган.

Буадагы татар гимназиясен ачу тантанасы, 1 сентябрь 2010
Алай да, татар мәктәпләре юк түгел. Бүген Буада гасыр башында мөселман мәктәбе булып эшли башлаган, Советлар заманында гадәти унеллык мәктәп булган Мулланир Ваһитов исемендәге татар гимназиясе ачылды. Ул төзекләндерү өчен ябылып торган һәм быел яңартылган килеш эшли башлады. Аны ачу тантанасына хакимият вәкилләре дә барды.
XS
SM
MD
LG