Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Торнадо" җиле кай тарафтан исә


Җәй айларында Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәре янындагы Тургай як күле буенда үткәрелгән “Урал чиге” (“Уральский рубеж”) исемле рок-фестиваль оештыручылары арасында быел каршылыклар килеп чыкты. Нәтиҗәдә ике фестиваль үткәрелде. Шуларның берсе – “Торнадо” исемлесе зур канкоеш белән тарихка кереп калды.

“Торнадо” фестивале Зоя Космодемьянская исемле җәйләү мәйданында оештырыла. Бу өч көндә алан чатырлы зур шәһәргә әйләнә. Фестивальне ябу тантанасы алдыннан тимер таяклар, пневмопистолетлар белән коралланган, билгә кадәр чишенгән бер төркем ир-егетләр концерт барган мәйданга басып кереп, чын мәгънәсендә сугыш оештыралар.

Рәсми чыганаклар хәбәр итүенчә, 19 кеше яралана, шуларның икесе хастаханәдә дәвалана. Аларның хәлләре уртача авырлыкта, калганнарына ярдәм күрсәтеп өйләренә кайтаралар. Зарар күрүчеләр арасында күбесенең баш мие кузгалган, борыннары сынган була, пычак җәрәхәтләре дә бар. Массакүләм чаралар башта хәбәр иткән 14 яшьлек кызның үлеме расланмый.

Фестивальдә ничә кеше зыян күргән?

Фестивальдә катнашучылар хәбәр итүенчә, бу һөҗүмдә 19 кеше генә түгел, йөздән артык кеше төрле дәрәҗәдә яралана. Интернетта исемлектә күрсәтелгән 19 зарар күрүчеләр арасында, медицина ярдәме күрсәтелгән күпләрнең булмавы ачыклана. Бу фаҗиганең чын масштабларын күрсәтмичә, яшереп калдыру, киметеп күрсәтү ачыклана. 100ләгән һөҗүм итүче берәр тапкыр тимер таяклар белән сукканда гына да, йөзләгән фестиваль кунагы зарар күрергә тиеш бит.

Бандитлар юлларында очраганнарның барысын да тимер таяклары белән кыйнап, пневмопистолеттан төбәп атып 150ләп кешене яраландыралар. Русиянең төрле төбәкләреннән 4000ләп кеше катнашкан концертта дөреслекне яшереп калдыру файдасыз. Интернетка куелган күпсанлы фото һәм видеомәгълүматларда бу һөҗүмнең никадәр куркыныч булуы күренә.

Фестивальдә тәртип саклау җитәрлек оештырылмаган булып чыга. 65 тәртип саклаучы җәйләү мәйданы буйлап таралган була. Алар да бернәрсә белән коралланмаган, рацияләре дә булмый. Тәртипсезлекләр вакытында бандитларның берсе дә тоткарланмый. 2 сәгатьтән соң гына милиция хезмәткәрләре 9 "шикле" кешене кулга ала.

Бандитларның юлларына туры килгәннәр, нинди милләттән булуына карамастан, кыйналуга дучар була. Фестивальнең дистәләгән кунаклары яраланып, канга батып егылып калалар. Бу сугышны оештыручылар канлы эз калдырып, 5-10 минуттан футболкаларын киеп, халык арасына кереп югала.

Бу һөҗүм алдан әзерләнгән, оештырылган чарамы?


“Ничек оешкан рәвештә йөгереп кергән булсалар, шулай ук оешкан рәвештә югалдылар да”, ди фестивальнең оештыручысы Вәлихан Тургумбаев. “Милиция һәм тәртип сакчылары 70ләп кеше иде, ләкин алар мондый хәлгә әзерләнмәде. 100ләгән тимер таяклар белән коралланган егетләр җәйләүнең капкасын ватып керде. Бу коралланган сугышчылар төркеме. Көньяк Урал җирендә аларның барлыкка килүе – куркыныч хәл. Бу урындагы халыкны бик борчый”, дип саный ул.

Фестивальнең пресс-секретаре Иван Бояринцев әйтүенчә дә, коралланган төркем бернинди тавыш, кычкырусыз, берни таләп итмичә, бер боерык белән йөгереп кергән кебек, шулай ук йөгереп таралалар.

Бу фаҗига вакытында сәхнәдә чыгыш ясаган “Тараканнар” төркеменең лидеры Дмитрий Спирин күргәннәрен болай тасвирлый:

“Бу “тәмуг” башланганда без икенче җырыбызны башкара идек. Билгә кадәр чишенгән яшь егетләр зур оешкан төркем булып сәхнәгә таба йөгереп киләләр иде. Башта мин бу оешкан төркемне фанатлар дип, сәхнәгә якынрак карарга киләләрдер дип уйладым. Алар халык арасына кереп, пневмокоралларыннан ата башлады. Бер-ике тапкыр ату гына түгел, чын атыш башланды.

Алар безгә төбәп атмады, шулай да азакта сәхнәдә дә ядрәләр таптык. Башта без музыканы туктатып, сәхнәдән китмичә тәртипсезлекнең беткәнен көтеп тордык. Тәртип саклаучылар бу гадәттән тыш күренешне тиз туктатырлар дип уйлаган идек. Әмма аларны беркем дә туктатырга уйламаганын аңлагач кына, сәхнә артына киттек. Бу алдан планлаштырылган эш кебек булды.

Алар эшләрен тәмамлагач, майкаларын киеп, халык арасында югалдылар, беркем дә аларга комачауламады. Шунысы ачык – бу хәрбиләштерелгән төркем. Бу кешеләр физик яктан яхшы әзерләнгән, пистолетлар һәм бейсбол биталары белән коралланган, һәрберсе солдат ботинкасында иде”.

Фестивальдә булганнар сөйләвенчә, бандитлар күбесе кыйбатлы иномаркада була. Алар юлны каплый һәм боерык белән барысы да күлмәк яки футболкаларын салып, тимер коралларын – лом, монтировкаларын ала. Аннары 100ләгән кеше тезелеп сәхнә ягына юнәлә. Мәйдан буйлап чылбыр кебек сузылалар һәм сугыш башлыйлар. Бер 10 минуттан йөгереп чыгып, күбесе тимер коралларын ташлап калдырып, машиналарына утырып китеп тә югала. Аларны беркем туктатырга уйламаган да.

Рок-фестивальдә булган һөҗүм хакында төп фаразлар

“Торнадо” фестивалендә булган тәртипсезлекләрнең килеп чыгуы турында берничә фараз бар.

Кайберәүләр бу һөҗүмне җәйләү янында урнашкан кафеның хуҗасы, милләте белән әрмән кешесе, Назарян оештырган дип саный. Кичтән кафеда конфликт килеп чыккан була. Үзләренең спиртлы эчемлекләрен алып керергә рөхсәт бирмәгән өчен, бер төркем яшьләр шашлыкханәдә пистолет кулланып сугыш башлаган. Бу тәртипсезлектә катнашучыларның барысын да милиция бүлегенә алып китәләр. Кичтән кыйналган кафе хуҗасы үчен алу өчен икенче көнне йөзгә якын кеше җыйган диләр. Ул үзе дә әле кулга алынган. Әмма бер кичтә шундый яхшы әзерләнгән 100 кешелек зур төркемне җыю мөмкин эшме? Бу сорауны күпләр бирә.

Кайберәүләр бу чара “Торнадо” фестивален оештыручы, фестивальнең төп спонсоры, “Уралавтострой” оешмасының генераль директоры Вәлихан Тургумбаевның оппонентлары тарафыннан оештырылган диләр. Ул октябрьдә булачак сайлауларда Өлкә кануннар җыелышына депутатлыкка намзәт буларак теркәү үткән. Бу шоуны ул сайлау алды мәйданы итеп файдаланган диләр. Миасс шәһәре дә аның портретлары төшерелгән плакатлар белән тулган. Тикшерүчеләр дә иң башта шушы фаразны караган.

Шулай ук бу җинаять икенче тапкыр фестивальне үткәрергә рөхсәт бирмәсеннәр өчен, “Урал чиге” җитәкчесе Гарри Аннанасов тарафыннан оештырылган, дип санаучылар да бар.

Кайберәүләр моны скинхедлар оештырган дип саный. Скинхедлар Миасс шәһәрендә киң таралган дип санала. Интернет форумнарда Миасс шәһәрендә концертларга йөрү куркыныч булуы, чәчләре кырып алынган хулиганнарның кешеләргә һөҗүм итүләре турында сөйләнә. Шушы фестиваль алдыннан да хат тартмаларына экстремист рухлы газетларның таратылуын хәбәр итәләр.

Өлкә хакимияте җитәкчеләре бу гадәттән тыш хәлне хулиганлык дип кенә карый. Өлкәнең прокуроры Александр Войтович әйтүенчә, бу көч кулланучы төркемдә төрмәдә утырып чыгучылар бар, берсе берничә көн алдан гына иреккә чыккан була. Зекларның кырып алынган башлары скинхедлар һөҗүме дигән фаразларга сәбәпче, ди ул. Һөҗүм итүчеләр арасында руслар да, казакълар да, татарлар, башкортлар да, кавказ халыклары да булган, ди ул.

Шулай итеп, шашлыкханә хуҗасы Назарян бу хәлдә төп гаепләнүче булып кала. Ул кулга алынган, аңа җинаятьләр кодексының 213 маддәсе ”Хулиганлык” нигезендә җинаять эше ачылган дип хәбәр итә өлкә прокуроры Александр Войтович.

Чын гаеплеләр табылырмы?

Бу эш белән ФСБ хезмәткәрләре дә шөгыльләнә. Алар өлкә эчке эшләр идарәсендә бер атна ревизия үткәрәчәкләр. Массакүләм чаралар үткәрү вакытында тәртип саклау чараларына караган сорауларга байтак җитәкчеләргә җавап бирергә туры киләчәк.

Өлкә Губернаторы Михаил Юревич Тургай як күле буендагы кебек тәртип бозулар башка шәһәрләргә, сентябрь башында үткәреләчәк Чиләбе шәһәренең туган көн чараларына күчмәсен иде, ди. Массакүләм чаралар вакытында тәртип саклау чараларына ныграк игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Фестивальдә катнашучы кунакларга каршы көч кулланучыларны гади “шпана” дип атады.

Фестивальдә катнашкан һәм үзе дә зыян күргән “Челновости.Ру” сәхифәсенең журналисты Игорь Макаров түбәндәгеләрне хәбәр итә:

“Бер тәүлек эчендә армия туплаучы чиксез көчле, көдрәтле шашлык пешерүче турындагы әкиятне фестивальдә булмаганнарга сөйләп була. Тик бу канкоешны үз күзләре белән күрүчеләр өчен бу фараз дөрес түгел. Алар десант-гаскәр кебек килеп төштеләр. Бу өйрәтелгән, физик яктан нык солдатлардан оештырылган отряд иде. Бу алдан планлаштырылган, һөҗүмгә кадәр күпкә алдан уйланылган чара. Дорфа клиенттан үч алу өчен җыелган егетләр алай эшли алмый. Бәлки, депутатлыкка дәгъва итүче Вәлихан Тургумбаев тирәсендәге вәзгыять бу хәлләргә сәбәп булгандыр”.

Хәзергәчә бу җинаятьнең чын сәбәпләре ачыкланмаган. Хакимият тәкъдим иткән аңлатма белән килешмәгәннәргә үзләренчә фараз кылырга гына калды.
XS
SM
MD
LG