Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Банкы Пакстанга 1 миллиард доллар ярдәм бирә


Дөнья банкы Пакстанга 1 миллиард доллар акча бүлеп бирергә карар кылды. Бу акчa ташкыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм максатында бирелә.

Банк элек ярдәм күләмен 900 миллион буларак белдерсә, соңыннан бу күләм 1 миллиард долларга җитте.

Бу хактагы карар Дөнья банкы башлыгы Роберт Зеллик белән Пакстан икътисад министры Хафиз Шәйх арасында Вашинтонгда узган сөйләшүләрдән соң игълан ителде.

Пакстан җитәкчелеге су ташулардан 17 миллионнан артык кешенең зыян күрүен 1600 кешенең һәлак булуын белдерә. Афәтнең илгә зыяны исә 43 миллиард доллар кыйммәтендә.
XS
SM
MD
LG