Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Азәрбайҗанга бара


Русия президенты Дмитрий Медведев хәрби база килешүенә кул куйган Әрмәнстан сәфәреннән соң, Азәрбайҗанга бара. 2 көнлек сәфәр вакытында Таулы Карабах низагы, ике яклы икътисади хезмәттәшлек кебек мәсьәләләр көн үзәгендә булачак.

Моннан кала Каспий диңгезендә иминлек мөнәсәбәтләре каралачак. Очрашу вакытында су чыганакларын саклап калу мәсьәләсендә килешү имзаланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG