Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәгарифнең миллиметрлары


Казанда үткән IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәрендә түгәрәк өстәлләр, милли проблемнарны хәл итү буенча сөйләшүләр күп булды. Шуларның берсе – күпмилләтле илдә милли мәгарифнең әһәмияте турындагы түгәрәк өстәлдә танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм 50ләп делегат катнашты.

Милли мәгариф турында сөйләшүне татар яшьләре форумы бюро әгъзасы Айрат Фәйзрахманов алып барды. Татарстан фәннәр академиясенең өлкән хезмәткәре Марат Лотфуллин беренче булып чыгыш ясады.

“Ике телле илдә телне саклау өчен күпчелекнең ике телдә дә иркен сөйләшүе мөһим. Мәсәлән, Казанда рус теллеләр татарча аңламаса һәм сөйләшмәсә, икетеллек турында сөйләшү була алмый”, диде ул үз чыгышында.

Лотфуллин туган телдә белем бирү һәм туган телне өйрәнү төшенчәләренә дә тукталды. Ул рус телендә белем алуның да милли, ләкин моның рус милли мәгарифе булуын билгеләп үтте. Академик бездә русча белем алу нейтраль, татарчасы милли дигән фикер яшәү, ә чынлыкта, анда рус теленә, рус сәнгатенә хезмәт итүчеләрне тәрбияләүләрен әйтте.

“Бүген Татарстанда 100% рус, 67,3% татар кешесе мәктәпкәчә белемне туган телендә ала. Урта белем бирүгә килгәндә, 100% руслар һәм 47% татарлар туган телдә укый. Бу - статистик саннар, алар сыйфатка карамый, билгеле. Шушы ук урында 73% яһүд, 43% мари, 69% мордва, 65,3% удмурт, 55% чуаш балалары туган телендә белем алуын билгеләп үтәргә була”, диде Марат Лотфуллин.

Айрат Фәйзрахманов үз чыгышында татар яшьләр форумы бюросының мәгариф юнәлеше буенча нинди эшләр башкаруын санап үтте. Шуларның берсе – татар теле – икенче дәүләт теле булсын, дип имза җыюларын да искәртте.

“Татар теле икенче дәүләт теле булсын, дигән имзалар җыйган идек. Әйе, бу эшебезнең нәтиҗәсе уңай булмады. Ләкин безнең максатыбыз – татар милли мәгариф системасына игътибарны җәлеп итү иде. Шуңа ирештек дип уйлыйм”, диде ул.

Фәйзрахманов тел турында сөйләгәндә, тарихны һәм динне дә онытмаска киңәш итте. Татар телен өйрәнү буенча интернет дәреслеккә татар тарихын укыту да кертелгән икән. Айрат Фәйзрахманов делегатларны үз регионнарында татар телен өйрәткәндә моны онытмаска чакырды.

Раил Гатауллин
Belem.ru интернет-порталын, сайтын булдыручы Раил Гатауллин делегатларны әлеге портал белән таныштырды. Ул 21 укытучының татар телендә үз сайтларын булдыруы, аларга ярдәм итеп, аралашып торулары турында әйтте.

“Татарлар интернетта татарча аралашып булуын аңладылар. Аңлап кына калу түгел, үз-үзеңне җиңеп, татарча аралашырга кирәк. Безгә интернет челтәрендә ресурслар булдырырга кирәк”, диде Гатауллин.

Утырышта татар мәктәпләре мәсьәләсе буенча һәм 309нчы федераль канунның сәяси эчтәлеге турында Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин сөйләде. Аның әйтүенчә, мәгарифебезнең бүгенге хәлгә калуына латин әлифбасын тыюның тыныч кабул ителүе гаепле.

Фәндәс Сафиуллин
“Латинны тыю – безне сынау. Шуңа риза булып калабыз икән, киләчәктә безнең татар мәктәпләренә һөҗүм башланачак, дип 2004 елда ачыктан-ачык әйтелгән иде”, диде Сафиуллин.

Сәясәтче 309нчы канунны юкка чыгармыйча, бернигә дә ирешеп булмау турында да әйтте:

“309нчы канун – тарихыбызны, орфографиябезне, ана телебезне тартып алу, ни теләсәләр шуны язып бирәчәкләр, ни язсалар, шуны өйрәнергә тиешбез, дигән сүз. Бу бик сәяси эш. Монда тәкъдимнәр кертеп кенә, бу законны үзгәртеп булмый. Бу канунны нинди генә өстәмәләр кертеп тә үзгәртеп булмый. Аны юкка чыгарып кына була”, диде Фәндәс Сафиуллин.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында телне саклау һәр кешенең үзеннән башлануын билгеләп үтте.

“Һәрбер кеше – үзе кечкенә генә дәүләт ул. Һәр кешенең үз конституциясе, мораль йөзе, намусы булырга тиеш. Әгәр үземне татар дип хис итәм икән, эшне мин үземнән башларга тиеш”, диде ул.

Разил Вәлиев дөньяда милли булмаган мәгариф системасы була алмавы, һәр илнең үз милли мәгариф системасы үзенә хезмәт итүе, әмма, кызганычка, Татарстанда, алай булмавы турында әйтте.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев мәгариф системасының әһәмияте турында искә алды.

“Метр бар бит, миллиметр аннан йөз мәртәбә кечерәк. Литр зур, милли литр аннан йөз мәртәбә кимрәк. Әмма безнең милли мәгариф зур мәгарифтән йөз мәртәбә кимрәк булырга тиеш түгел. Киресенчә, зур мәгарифкә тагын да куәт бирә торган, милләтне куәтле итә торган мәгариф булырга тиеш”, диде ул, ярым шаярып.

Үз чыгышын Разил Вәлиев “Телең – дәүләт теле булсын өчен, дәүләтең булу кирәк”, дигән сүзләр белән тәмамлады.

Утырыш дәвамында делегатлар 309нчы канун буенча мәхкәмә эшенең ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды.

Сорауга 2нче гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина җавап бирде.

“2008 елда Русия мәгариф министрлыгы БДИны русча гына бирү турында 362нче карар кабул итте. Баласы бездә укучы Аида Камалова “Бу карар балаларыбызның РФ конституциясендә бирелгән хокукларын боза”, дип декабрьдә мәхкәмәгә бирде. 2009 елда Русиянең югары мәхкәмәсе утырышы ике мәртәбә булды, Камалова икесендә дә оттырды. Шуннан соң ул шикаятьне Европа мәхкәмәсенә бирде. Бүген эш Европа мәхкәмәсенә кабул ителгән. Яңадан-яңа белешмәләр сорап алына, эш карала. Соңгы белешмәләр быел июньдә бирелде”, диде ул.

Төрле төбәкләрдән килгән форумчылар үзләренә укытучылар җибәрүләрен сорап та мөрәҗәгать итте. Алар белем бирергә кешеләр булмаудан зарланды.

Утырыш резолюция кабул итү белән тәмамланды. Киләчәктә башкарыласы эшләр исемлегенә делегатлар, кунаклар да үз тәкъдимен кертте. Делегатлар үзләрендәге милли белем алу проблемнарын хәл итү буенча эшләргә сүз куешып таралды.
XS
SM
MD
LG