Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:40

Сарытау җыенында азык-төлек бәяләре каралды


Сарытауда узган Русия Дәүләт шурасы президиумы утырышында чыгыш ясаган Русия президенты Дмитрий Медведев, азык-төлек бәяләрен күзәтәчәк бер комиссия булдырырга чакырды.

"Сарытауда авыл хуҗалыгы базарындагы бәяләр Мәскәүдәге белән чагыштырганда 5-6 тапкыр түбәнрәк", дип белдергән Медведев, бәяләрнең үзгәрүендә транспорт чыгымнарының өстәлүенә басым ясады.

Mәгълүм булганча, челлә, корылык һәм кайбер төбәкләрдә янгыннар сәбәпле, уңышларның юкка чыгуы азык-төлек бәяләренә тәэсир иткән иде. Шул сәбәпле Дәүләт шурасының чираттагы җыенында әлеге мәсьәлә каралды.

Русия президенты шулай ук Мәскәүдә продукция сату мәсьәләсендә Татарстанга ярдәм итәргә вәгъдә итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге утырышта: “Агросәнәгать парклары оештырырга, шәхси хуҗалыкларга продукция сату мөмкинлеге бирергә кирәк”, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Русия президенты агросәнәгать парклары һәм авыл хуҗалыгы базарлары булдыру тәкъдимен хуплады.

XS
SM
MD
LG