Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:56

Казакъстан чигендәге Иләк районының Озёрки исемле бердәнбер татар авылында меңгә якын милләттәшебез гомер итә. Шуларның 200 тирәсе – балалар.

Озёрки авылына XVIII гасыр ахырында хәзерге Татарстан җиреннән 11 татар гаиләсе килеп урнаша. Шамкаевлар, Зөбәеровлар, Таминдаровлар һ. б. – аларның токымнары авылда хәзер дә яши. Соңгы елларда төзекләндерелгән мәчет авылның мөселман икәнен күрсәтеп тора. Авыл халкының шөгыле дә, нәкъ ике гасыр элек кебек: кош-корт үрчетү, мал-туар асрау, иген үстерү, ә хатын-кызлар Озёркида гомер-гомергә мамык шәлләр бәйләгән. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Озёрки урамнарында балчык түгел, ә ком. Талдан үрелгән читәннәре дә тарихны саклый кебек.

Илгиз Исмаков – Озёрки урта мәктәбенең тарих укытучысы. Авыл музеен да ул булдырган.

“Безнең авыл тирәсендә элек Зәңгәр күл булган, ә тирә-ягында Сары күл, Үрдәкле күл, Куш күл, Ялтыр күл – алар бүгенге көндә дә сакланган. Шул сәбәпле авылга Озёрки дип исем кушканнар”, ди ул.

Авылның үз гербы бар: анда күлләр белән дөяләр сурәте. Кайчандыр авыл көтүендәге күпсанлы дөяләр хәзер инде тарихта һәм фотосурәттә генә калды.

Озёрки авылын Казакъстан белән Иләк елгасы гына аера. Чик буенда үткәрү пункты булу сәбәпле, хәзер инде авыл халкы урманга чыкса да, үзләре белән паспорт йөртергә тиеш.

Озёрки – чын татар авылы

Үзенең татар булуын Озёрки халкы һәрвакыт раслый белгән. Бу юлы да җанисәп алуда шулай булыр диләр. Рәмзия Галькеева – Озёрки урта мәктәбе мөдире:

“Безнең авыл – чын татар авылы. Җанисәп алу барышында татарлыгы белән горурланып яшәгән авыл халкы, һичшиксез, татар дип язылачак “, ди ул.

Татар халкы гомер-гомергә оста куллы төрле һөнәр иясе була. Шушы Казакъстан чигендә яшәгән Озёрки авылы татар кызларының чиккән-теккән эшләре моңа дәлил.

Кайда гына яшәвенә карамастан, Казан татар өчен кыйбла булып кала бирә. Моны Озёрки мәктәбе диварларындагы рәсемнәрдән дә күрергә мөмкин. Алар арасында Кол Шәриф мәчете сурәте, Сөембикә манарасы һ.б.

Озёрки сугышны онытмый

Озёркины да, башкаларны кебек, сугышлар, бәрелешләр читләтеп үтми. Икенче Бөтендөнья сугышына авылдан 208 кеше китә, шуларның яртысы гына кире әйләнеп кайта. Бүгенге көндә Озёркида 7 ветеран яши. Прагада булган бәрелешләрдә һәм Әфган сугышында һәлак булучылар бар.

Авылдашлары бүгенге көндә исән-имин булган хәрбиләре белән аеруча горурлана. Алар – Советлар Союзы каһарманы, генерал-майор Фәрит Шагалеев (Мәскәүдә яши), генерал-майор Гани Мөхәммәтҗанов (Новосибирскида яши).

Бүгенге көндә дә авыл егетләренең бер өлеше Казакъстан белән чик буенда хезмәт итсә, икенчеләре Себер якларына барып, акча эшләп кайта һәм яңа йортлар төзи.

Авылның киләчәге – балалар

Авылда балалар бакчасы булмаганлыктан, балаларны мәктәпкә әзерләү өчен аерым бина да булдырганнар. Кечкенә сабыйлар ана телендә иркен сөйләшә, яраткан җырларын башкара.

Сәнгатькә гашыйклар җырлар белән генә чикләнеп калмый. Укытучылар коллективында 30лап кеше эшли. Шуларның бишесе Казанның югары уку йортларында белем алган. Хәзер дә авыл халкы Татарстан белән элемтәдә тора, авыл вәкилләре Казанда үткән чараларда катнашып килә.

Сентябрь аенда балалар "Яңа гасыр" каналының “Тамчы шоу” тапшыруы ярышында катнашу өчен чакыру да алган. Укытучылар коллективы балалар белән берлектә һәр елны яңа спектакль сәхнәләштерә. Бу өлкәдә, әлбәттә, 23 ел буе эшләп килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысының йогынтысы зур.

“Мин эшләү дәверемдә балалар белән 23 спектакль сәхнәләштердем. Соңгысы – драматург Туфан Миңнуллинның юбилеена багышлап “Без бит авыл малае” булды”, ди Озёрки мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Таминдарова.

Меңгә якын халкы, 200ләп мәктәп укучылары, мәчетле, мәдәният йорты булган, телен, гореф-гадәтләрен саклаучы, Казакъстан чигендә урнашкан бердәнбер Озёрки исемле татар авылы Татарстан авылларын хәтерләтә.

XS
SM
MD
LG