Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердлау өлкәсе яшьләре ифтарлар оештыра


Быел рамазан аенда Свердлау өлкәсендә бик күп ифтарлар оештырылды. Сүз мөселманнарның өйләрендә туган-тумача, дусларны җыеп авыз ачтыра торган мәҗлесләр турында бармый. Шулай ук сайлау алды компаниясе белән туры килеп намзәтләр акчасына уздырыла торган ифтарлар да быел юк.

Ел саен өлкә хакимияте вәкилләре катнашында оештырыла торган рәсми ифтардан кала, “Урал татарлары” конгрессының яшьләр юнәлеше вәкилләре башлангычы белән оештырыла торган ифтарлар игътибарга лаек.

Конгрессның яшьләр юнәлешен Руслан Нурмаметов исемле дини яктан бик гыйлемле егет җитәкли. Башта Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлап, аннан соң 6 ел дәвамында Мисыр илләрендә укып кайткан егет теология фәннәре белгече. Аның башлангычы белән өлкәнең Каменск-Уральски шәһәре һәм Октябрьски бистәсендә гарәп теле өйрәнү һәм ислам дине дәресләре оештырылды. Шунысы игътибарга лаек, бу дәресләргә бик күп яшьләр тартыла башлады. Быел рамазан аенда уразага керүчеләр арасында да яшьләр саны бик күбәйде.

Менә шушы яшьләр башлангычы белән өлкәнең төрле шәһәрләрендә оешкан төстә ифтар мәҗлесләре узды. Әйтергә кирәк, яшьләр оештырган ифтарлар мәчеттә түгел, кафеларда, рестораннарда, ашханәләрдә уздырыла. Төп шарт булган хәләл ризык әзерләү өчен азык-төлекне егетләр үзләре китерәләр, аш-су осталарына хәләл ризык әзерләүнең кайбер кагыйдәләрен төшендерәләр.

Һәр мәҗлестә 50дән алып 100гә кадәр кеше, башлыча татарлар һәм башкортлар катнаша. Килүчеләр арасында ураза тотмаучылар да, уразага беренче керүчеләр дә бар. Өстәл янында бик җылы аралашу бара. Арада үз телен белеп бетермәгәннәр дә булганлыктан, сөйләшү татар һәм рус телләрендә бара.

Яшьләр үзләре үк мондый очрашуларның ешрак булуына теләк белдерделәр, кайберәүләр хәтта Екатеринбурда оештырыла торган “Кайнар пати” дип аталган стриптизлы дискәтүкләрне тәнкыйтьләп чыкты.

“Урал татарлары” конгрессы идарәсе әгъзалары мондый башлангычларны бик хуплап каршы ала. Алар фикеренчә, яшьләрнең хәләл өстәлләр янында оештырылган очрашуларга теләп йөрүләре әхлак үсеше өчен бик мөһим.
XS
SM
MD
LG